Эх... шома басабыз...
27 майда Әстерхан өлкәсендә XIII Бөтенрәсәй авыл Сабан туе булып узды.
Cабантуй - халкыбызның милли бәйрәме генә түгел, ә гасырларга сузылган тарихын ачып бирүче чара.
Әйе, соңгы елларда бераз онытылып киттек. Сабантуйның төп максаты спортчыларның ярыша-ярыша машина алуларына, читтән килгән артистларның концерт куеп миллионнар алып китүенә әйләнеп калган иде. Ә бит Сабан туе гомер-гомергә җир кешесенең, хезмәт кешесенең бәйрәме булган. Икмәк үстергән, ит, сөт җитештергән хезмәт ияләренең бәйрәме. Бәйрәмсез бер һөнәр ияләре дә калмады бит инде. Ка-лендарьның һәр көне бер бәйрәм. Сабантуй шулай итеп асылын югалтты. Узган ел Республика Рәисе Якутиянең милли бәйрәмнәрен күреп кайтканнан соң бездә дә Сабантуйны концерт һәм спорт ярышы түгел, ә милли бәйрәм буларак уздырырга кирәклеген бик катгый төстә әйткән иде. Бу, әлбәттә, Казанда уза торган Сабантуйларга гына түгел, ә Татарстанның һәр авылында, һәр шәһәрендәге Сабантуйга кагыла. Быел карарбыз инде, ничек булыр.
Татар халкы кайда гына яшәмәсен, милли бәйрәмебез - Сабантуй белән булса да үзен күрсәтергә тырыша. Гомумән, соңгы өч дистә ел эчендә татарлар, Татарстан турында Рәсәйдә генә түгел, чит илләрдә дә яхшы беләләр. Бөтен Рәсәй буйлап Сабантуйлар уза.
Узган шимбәдә XIII Бө-тенрәсәй авыл Сабан туе Әстерхан (Хаҗитархан) өлкәсенең Җәмәли авылында узды. Андый Сабантуйларны Бөтендөнья Татар конгрессы оештыра. Язучы буларак әлеге чарада миңа да катнашу насыйп булды.
Әстерханның «Баку» ку-накханәсе янында җыр-биюләр, чәк-чәк, пәрәмәчләр белән безне милли киемдәге егетләр-кызлар каршы алды. Хөрмәт күрсәтеп кунакха-нәгә урнаштырдылар. Бер тәүлек автобуста селкенеп барсак та, бик кирәкле кешеләр кебек каршы алулары күңелле, рәхәт күренеш икән (әйтәм аны, ел саен шул бер кешеләр бер төбәктән бер төбәккә татар милләтен «танытырга» йөриләр). Тик ничек кенә булмасын, «татар язучысы» дигән исем үз асылын югалтмаган, чыннан да хөрмәт белән карыйлар. Бераз ял иткәннән соң Әстерханның яшеллеккә чумып утырган бакчасында татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья Татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Әстерхан өлкәсенең милли-мәдәни мөхтәрият җитәкчесе Динара Мәҗитова, башка түрәләр, татар җәмәгатьчелеге, мәк-тәп укучылары катнашты. Шуны әйтергә кирәк, Әстерханның үзендә Г. Тукай исемендәге татар мәктәбе эшли, гәрчә директоры урыс милләтеннән булса да. Төштән соң В.Н. Татищев исемендәге Әстерхан дәүләт университетында Татарстаннан килгән кәсеп-һөнәр ияләре осталык дәресләре уздырды, төрле секцияләр эшләде. Очрашу университет каршындагы скверда герой-шагыйрь М. Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды. Һәйкәл янында Җәлилнең батырлыгы турында сөйләгәндә дә, шигырьләрен укыганда да аның татар шагыйре икәне турында берәү дә авыз ачып сүз әйтмәде. Һәйкәлдәге сүзләр дә бары тик урыс те-лендә генә язылган иде. Чыгышлар да урыс телендә генә булды, безгә сүз биреп торуны кирәк санамадылар.
Бөтенрәсәй авыл Сабан туе уза торган мәйдан шактый зур күләмне биләп тора. Сүз дә юк, әзерлек бик зур, бик матур. Гади күз белән генә караганда да, чыгым азга охшамаган. Гадәттәгечә, өлкәдә яшәүче һәр милләт үз гореф-гадәтен, тарихын, яшәү рә-вешен чагылдырган «ишегалларын» булдырган. Монда казаклар, төрекмәннәр, кыргызлар, уйгырлар, казахлар, нугайлар, урыслар һ.б. халыкларның яшәү рәвеше, көнкүреше белән танышырга мөмкин. Әлбәттә, кукмаралылар әзерләгән татар «дөньясы» «Татарстан» дигән язуы белән әллә кайдан күренеп, балкып, бөтен халыкны үзенә дәшеп тора иде.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин, Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин Сабантуй кунаклары белән күрешеп, «ишегаллары» буйлап үткәннән соң, тамаша Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышы белән башланып китте.
Әйе, татар җыр-биюгә сүз әйттерерлек түгел. Чыннан да, баскан җирдән ут чыгардылар безнең кызлар-егетләребез. Тамаша кылучылар ачкан авызларын ябарга да онытып карадылар.
Төп сәхнәгә өч җитәкче - Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ике губернатор - Игорь Бабушкин, Дмитрий Махонин күтәрелде. Татар исеменә теле күнекмәгән Әстерхан губернаторы чыгыш ясаганда Татарстан Республикасы Рәисенең әтисенең исемен онытып җибәрде. Кунак ашы - кара-каршы дигәндәй, безнеке дә вакланмый гына, Сабантуйның хуҗасы татарлар икәнен күрсәтеп, губернаторның исем-фамилиясенә бөтенләй тукталып тормады. Татарның кунакчыллыгын дәлилләп, дәрә-җәле исемнәрне, зур бүләкләрне мулдан бирде. Киләсе Бөтен-рәсәй авыл Са-бантуеның билгесен Пермь краена тапшырып, хуҗа-лар куллар кысышкач, уеннарга старт бирелде.
Татарстандагы Сабантуйларда күрмәгән, яки үзгәрәк булган уен төрләреннән, әлбәттә, дөяләрдә чабышуны билгеләп үтәргә кирәк. Ике өркәчле, шактый зур гәүдәле дөяләрнең узышы күңелле дә, матур да күренеш. Тик монда, соңгы килгән атка сөлге бәйләгән татар апалары кебек, артта калган дөягә бүләк бирүче Әстерхан татар апасы күренмәде. Гомумән, Казанда узган һәр чарага кәнсир калаеннан ясаган калфакларын киеп килүче ханымнарны еш күргәч, мин Сабан туенда татарча сөйләрләр дип уйлаган идем. Алай ук булып чыкмады.
Дагыстан «җегет»ләре кайда да үз йөзләрен югалтмый ичмаса. Күккә тарттырылган бауда колга тотып сикереп-сикереп биегәннән соң, велосипедта да йөреп тамашачыларның хушын алды.
Авыш колга Әстерханда да бар икән. Тик колгага әтәч бәйләмәгәннәр. Бозау кадәр, арт санын май баскан сарыкның аягын бәйләгән бауның бер очын шул авыш колга башына бәйләгәннәр. Ә уенда катнашучы авыш колгага менеп, кире төшәргә тиеш. Тик ни хикмәт, уенчы колга башына менеп җитүгә, теге сарык бер яктан икенче якка «чәбәләнә» башлый да уенчы җиргә сикерергә мәҗбүр була. Сарык шул инде, ни әйтсәң дә.
Татар көрәше, ат чабышы, колгага менү кебек милли уеннар Әстерхан җирендә дә шул рәвешле. Тәртибе дә, техникасы да. Тик «Әйдә, бирешмә» «Тагын әз генә», «Куала, куала» дип дәртләндереп торучы татар агайлары, нык беләкле яшь егетләр, дәртле татар кызлары җитеп бетмәде.
...Кунакның вакытында киткәне кадерле дип, мәйданнан чыгу юлына борылдык. Тыныч кына бер урында, уен-көлке, җыр-биюләрдән читтәрәк өстәл янына тезелешеп утырган кечкенә малайлар, кызлар хәрби операциядә катнашучы солдатларга хат язып утыралар иде. Алардан ерак та түгел, иске шәмнәр, майлар эретеп, бер төркем өлкән апалар солдатларга җибәрер өчен шәмнәр ясыйлар.
Әллә ничек читен булып китте... Әллә оят...
Ә мәйданда җыр-бию, уен дәвам итте. Беркемнең беркемдә эше юк...
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа