Бер гомер
Адәм баласы шулай яратылган: ул гомер буе якты үткәнен, тәүге мәхәббәтен, чишмә суыдай керсез яшьлеген сагынып яши. «Алда гомер бардыр барын, сагындыра узганы» дип тикмәгә генә җырларда җырланмый шул!
Артка әйләнеп караса, үтелгән юлда гел аклык, матурлык, бәхетле мизгелләр сукмагы гына озатып кала кебек.
Гомер юлында чат саен очрап торган авырлыклар, михнәтләр, мәшәкатьле тормыш, хәтта... фаҗигаләр дә хәтер төпкеленнән җуелмаса да, шул матурлык янәшәсендә онытыла, юкка чыга шикелле...
Сиксән бишнең кадерле мизгел-ләрен саплам-саплам итеп чигә баручы Рафаэль Әхмәдуллин шигырьләрендә әнә шундый якты сагыш та, татлы, серле сагыну да чагыла.
...Бик күпләрнең керсез мәхәббәте
Яз айлары килгәч башлана.
Яз аенда туган тәүге сөю
Сүрелми ул, мәңге саклана, - дип язар идемени, әгәр яшьлеге гамьсез, төссез генә үткән булса Рафаэль аганың.
Гомернең иң гүзәл мизгеле булган яшьлек елларына, тәүге сөюгә багышлап язылганнары тел очында җырлап тора аның. Шулай булмаса, сиксән бишен тутырган көннәргә алтынчы, яңа китабын әвәли алыр идеме икән?! Бу китапка тупланган язмалары, шигырьләрендә күбрәк гыйбрәтле һәм бигрәк тә киңәш-табыш итеп язылганнарын күрерсез. Гомер көзеннән атлап килүче чал чәчле агайның яшь буынга әйтер сүзе бар.
...Ашыкмагыз андый вакытларда
Машинада юлга чыгарга,
Югалтулар хәлен кичермәссез,
Уйнап карамагыз буранга!
«Ашыкмагыз!» шигырендә: «Уйланыгыз!» - ди ул, адым саен юл фаҗигасендә гомерләре өзелгән-нәрнең гаиләләренә килгән авыр кайгыны искәртеп. «Сугыш бара», «Сак булыгыз!», «Битлек киеп йөрим», «Татар теле бетмәс» дигән шигырьләрендә бигрәк тә заман фаҗигаләренә басым ясап кисәтә ул.
Әле дә егетләр кебек таза буй-сынлы, һәрчак якты, ачык күңелле Рафаэль ага гаиләсенең бөтен булуына, балаларының һәркайсының уңышларына, онык-оныкчыклар тууына сөенеп, канатланып яши. Сөекле Гамбәриясенә әле дә мәхәббәт, ярату шигырьләре яза ул.
...Мәхәббәтне кемдер картая ди,
Тик мин менә бер дә сизмәдем.
Илле биш ел бергә картаябыз,
Ул хис яши һаман, сүнмәде!
«Илле биш ел бергә!»
Рафаэль ага гаиләсе белән кыш көннәрен Әлмәт шәһәрендәге фатирларында үткәрә. Язгы кояш елмаеп карый башлау белән алар авылга, Әлмәт районының иң матур почмагына кайтып урнашалар. Таң алсуы белән бакчасында кайнаган «егет» сандугачлар җырын ишетеп, торналар кайтуын күреп янә кулына каләм ала. Онытылмаган ич, ялан тәпи йөргән авыл басулары, иркен болыннары, битне иркәләп искән таң җиле дә онытылмаган икән. Рәшә булып гел үзенә чакырып торган яшьлек иле әнә шунда, тау артында гына кебек ләбаса.
...Хәтер арбасына утырдым да,
Очты күңел әллә кайларга.
Алар кичә генә булган сыман,
Фәкать кала безнең уйларда.
«Урманнарда йөрдем»
...Иртә таңда чыгып, иркен сулап,
Кошлар сайраганын тыңларга.
Дөнья матурлыгын тоя-тоя,
Татлы хыялларга чумарга.
Якты дөнья, гүзәл табигатьнең,
Ямен, тәмен белгәч, нишләргә?
Киләчәккә якты уйлар белән
Яшәргә дә әле, яшәргә!
«Якты уйлар»
Әлеге шигырьләре тулысы белән сагынудан сугарылган. Алдагы көннәре матур да, бераз мәшәкатьле дә булса да, хәерле мәшәкать булуын аңлап, киләчәккә йөз тотып яши Рафаэль ага. Кешене никадәр генә үткән яшьлеге сагындырса да, киләчәккә булган якты хыяллары, гомернең фанилыгын тамырда аңлап яшәве чын тормыш белән яшәтә дә торгандыр. Моны аңлау өчен Рафаэль Әхмәдуллин кебек кешеләрне якыннан белү җитә дә инде.
...Өйләдән соң тагын эш башлана,
Бакча, умарталар көтәләр.
Икендедә тагын азан тавышы,
Ял итәргә хәбәр бирәләр.
...Ахшам җиткәч, изге азан вакыты
Эшне тәмамларга чакыра.
...Иртә таңнан изге азан тавышы
Уянырга дәшә тагын да.
«Изге азан» шигырендә Рафаэль Әхмәдуллинның яшәү рәвеше, көндәлек тормышы ярылып ята. Шушы «Изге азан» яшәтсен, гомер өстәсен, сәламәтлектән генә аермасын дигән теләктә ошбу «Элемтәче язмалары» китабына да хәерле юллар, мәрхәмәтле укучылар насыйп булсын иде!
Минзифа Әхмәтшина, «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсе җитәкчесе
Рафаэль Әхмәдуллин
Сиксән бишне тутырам
Сиксән бишне күп димәгез,
Бер дә күп түгел.
Унсигездә сыман әле
Хыялый күңел.
Илле яшьлек вакытымда -
Чабыш ат сыман,
Уңны-сулны аермыйча
Алга омтылган.
Алтмыш яшьлек вакытымда
Ялга чыкмадым.
Хезмәттәшләр белән бергә
Горур атладым.
Җитмеш яшьлек вакытымда
Ару белмәдем.
Умарталар карый торган
Эшне көйләдем.
Сиксән бишне күпкә күрмим,
Ул аз да түгел.
Туксаны да булыр диеп
Ышана күңел.
Гаиләм тигез, янәшәмдә
Хәләл карчыгым.
Улым, кызым, җиде онык,
Биш оныкчыгым.
Шул гаиләнең башында мин,
Һәрвакыт эштә.
Оныкчыклар тагын булыр
дип күңел көтә.
Табигатьнең кочагында
Йөзәргә әле.
Тормыш сипкән матурлыкны
Бизәргә әле.
Гөл-чәчкәләр арасында
Яшәп калырга.
Киләчәкнең уңышына
Нигез салырга.
Күңелнең гел язда кебек
Яшәргән мәле.
Теләкләрем кабул булсын,
Яшәргә әле!
«Кызыл каурыйлар»га
йөрим
Буем бәләкәй булганга
Очучы булалмадым...
Буйга таләп булмаса да,
Рәсми рәвеш исәбендә
Язучы булалмадым.
Яшьли кирәк булган икән
Иҗатлыкка бирелү.
Тугызынчы дистә киткәч,
Хыялларны гына җигеп,
Булмый үргә үрелү.
«Кызыл каурыйлар»га йөрим,
Рухи байлык сүнмәсен.
Сирәк-мирәк язган булам,
Китабым да чыгып тора,
Каләмем сүрелмәсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа