Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Халыкара яшьләр көне һәм физкультурачы көне Әлмәттә яшьләр үзәге каршындагы мәйданда узды

Интерактив нокталар күп иде.

Әлмәттә бәйрәм күңелле узды. Программа бай иде. Монда теләгән һәркем үзен джампинг кебек гадәти булмаган спорт төрендә сынап карый,  балчык чүлмәген ясый һәм башка төрле мастер-классларда катнаша алды. Интерактив нокталар аз түгел иде. Моннан тыш, якында гына дөрес туклану турында лекторий урнашкан иде.

Рәсми өлеш барышында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов, балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Илнур Фәсхетдинов, шулай ук физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Флорис Гарипов район активистларын һәм яшьләрен бүләкләделәр.

Бәйрәм олылар һәм балалар елмаюы белән тәмамланды, күбекле кичә бу эссе көнне бик тә урынлы булды, дип хәбәр итә  районның балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе.

 

Фото:  районның балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса