Әлмәт тынлы оркестры «Фанфары Тульского кремля» бөтенроссия тынлы оркестрлар фестивалендә катнашты
Традиция буенча, Тула шәһәре һәм Тула өлкәсе көнен бәйрәм итүнең үзәк вакыйгаларының берсе булып «Фанфары Тульского кремля» бөтенроссия тынлы оркестрлар фестивале тора.
Тулада узган чарада 11 оркестр чыгыш ясады.
Барысы да фестивальне оештыручы тула филармониясе бинасыннан Ленин мәйданына кадәр парадтан башланды. Һәр оркестр үз музыкаль «визит карточкасы» белән мәйданга керә.
Фестивальнең кульминациясе булып, 400 профессиональ музыканттан торган җыелма оркестрның Россия гимнын башкаруы булды, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа