Әйтелми калган сүзләр
Татар әдәбияты күренекле шәхесләргә бай. Үзләренең язмышларын Әлмәт белән бәйләгән, иҗатлары белән әдәбият тарихында тирән эз калдырганнары байтак.
Әлмәт халкы аларны онытмый, исемнәрен мәңгеләштереп, халык хәтерендә яшәтә. Моннан 30 ел элек Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге тәкъдиме белән Әлмәт шәһәр хакимияте фронтовик-язучы Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия булдырды. Шул еллар дәвамында әлеге мәртәбәле бүләккә 100 дән артык иҗат әһелләре, коллективлар лаек булды.
2022, 2023 елларда иҗат ителгән әсәрләр, лаеклы эшләр өчен Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премиягә кандидатларны теркәү һәм эшләрне кабул итү дәвам итә. Эшләр шәһәр мәдәният идарәсендә кабул ителә. Лаеклы дип тапкан кандидатлар турында язмаларыгызны көтеп калабыз. Аларны без газетабызда, социаль челтәрләрдә урнаштырабыз. Күрсәтелгән кандидатлар турында үзегезнең фикерләрегез белән уртаклашырга да мөмкин.
«Йолдызым», «Авылдашым Нәби» кебек җанга якын әсәрләре белән укучыларыбыз күңелен яулаган язучыбыз Рафаил Төхфәтуллинның тууына быел 100 ел тула. Шул уңайдан бәйрәм чарасы Әлмәт татар дәүләт драма театрында уза. «Әйтелми калган сүзләр» дип аталган әлеге әдәби кичәдә Р. Төхфәтуллин әсәрләренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән күренешләр, җыр-моң, 30 ел дәвамында әлеге мәртәбәле премиягә лаек булган күркәм шәхесләр булачак.
Әйтелми калган күп кенә сүзләрне шул кичәдә әйтергә, ишетергә мөмкинлек туа. Яңа лауреатлар да шул көнне билгеле булачак.
Күренекле язучыбызның йолдызы сүнми. Еллар узган саен ул тагын да ныграк балкып яңа.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа