Театр - шәһәребезнең рухи җаны
Театр яктылыкка, нурга илтә... Бөек Тукаебызның әлеге сүзләре чыннан да үз вакытында театрга бирелгән иң ихлас, гадел бәя. Бер гасырдан соң да алар үз көчендә калдымы икән? Калгандыр.
Әлеге сүзләргә өстәп, театр ул бүген татарны киң дөньяга алып чыга, милләт буларак чит илләрдә таныта дип тә әйтергә кирәктер. Шәхсән, безнең Әлмәт театры шундый миссия башкара. Бүген театр Әлмәтнең брендына әйләнде, татар теат-рын яңа баскычка күтәреп, дөнья аренасына алып чыкты.
Рәсми рәвештә 1944 елның 20 мартында колхоз-совхоз теат-ры буларак башланып киткән театр шушы 80 ел эчендә шактый бай һәм гыйбрәтле тарихи юл уза. Тарих битләренә күз салсак, театрның шактый күтәрелеш кичергән, уңышлар казанган еллары да, тоныкланып, хәлсезләнеп, тамашачысын югалтып торган чаклары да була.
Ничек кенә булмасын, татар дөньясында гына түгел, ә бөтен шәһәр тарихында сик-сән ел буена театр үзенчәлекле урын алып торган. Бүген ул аеруча нык сизелә. Сүз дә юк, Әлмәтне, нефтьчеләр башкаласы буларак, Европаның да сирәк илләрендә генә очрый торган велосипед юллары аша гына беләләр дип уйласалар, күпләр ялгыша. Әлмәтне югары дәрәҗәдәге театрлы шәһәр буларак беләләр. Бүген ул шәһәрнең йөзе. Шәһәр күләмендә үтә торган һәр чарада ул төп фигура. Аның диапазоны киң, иҗат мөмкинлекләре чиксез. Яңалыкка омтылган театр заман белән генә түгел, ә вакыттан бер адым алда атлап бара. Чараның тематикасына бәйле рәвештә, кирәк булса ул классик театрга әверелә, кирәк чакта төрле тәҗрибәләр ясау мәйданына әй-ләнә. Бүген театрда һәр актерга үзен төрле яклап ачу, күрсәтү мөмкинлеге бар.
Тукта, ник мин әле кырыйдан карап, сөй-ләп бәя биреп торам. Сүзне үзләренә бирсәк яхшырак булыр. Театр җитәкчелеге, артист халкы, башкалар бу хакта ни уйлыйлар. Театр әле дә яктылыкка, нурга илтәме икән?
Ләйләгөл МИНАЕВА:
- 2005 елдан театрга Фәридә Бәгыйсовна килде дә, энтузиаст кеше буларак, бөтен әйберне үзгәртә башлады. Репертуар үзгәрде, мөнәсәбәт үзгәрде... Үзем монда эшләгәч, театрдагы үзгәрешне мин әллә ни сизмим кебек. Ул инде читтән яхшырак күренә. Фәридә Бәгыйсовнаның әйтә торган сүзе бар: «Театрда беренче урында мөнәсәбәт һәм зәвык». Театрда эшләгән һәр кеше бөтенләе белән театрга бирелгән булырга тиеш. Мөнәсәбәт монда эшкә, театр-га, сәнгатькә карата. Шул ук вакытта үзара да мөнәсәбәтне күздә тота. Иҗат кешеләре болай да катлаулы халык. Әгәр дә синең театрга карата яратуың булмаса, эшләү бик авыр. Ә зәвыкка килгәндә, монда артистларның, хезмәткәрләрнең, ре-пертуарның зәвыгы барысы бер системага салынган булырга тиеш. Шулар барысы да тамашачыны тәрбияли.
Театры булмаса, ул ниндидер бер индустриаль шәһәр булып кала. Ә театры булган шәһәр ул гел башка. Ул интеллектуаль зәвыклы кешеләргә фикер алышу мәйданы, ә гади тамашачы өчен ул ял, рухи азык, аралашу, күңел ачу урыны.
Шуңа да ул шәһәрнең йөзен ачкандыр. В. Золотухин фестивалендә фикер алышу вакытында театр белгече Елена Ковальская: «Мин Әлмәт шәһәрен театры булганга белдем», - диде. Димәк, Әлмәт кем өчендер нефть белән бәйле булса, кем өчендер ул театр белән бәйле. Якын чит илләрдә, әйтик, Казахстан, Азәрбайҗан һ.б. республикаларда уза торган театр фестивальләренә безнең театр директоры Фәридә Исмә-гыйлеваны еш чакыралар. Бу бит Әлмәт театрын беләләр дигән сүз. Бу бик күп нәрсә турында сөйли. Бүген Әлмәтне театры белән беләләр.
Әнвәр МАЛИКОВ:
- Безнең гаилә театр белән бик тыгыз элемтәдә булды. Мин кечкенә чактан ук әти-әнием бик күп артистлар белән аралашып яшәделәр. Әнием - Саҗидә Сөләйманова театр, яңа премьералар турында бик күп мәкаләләр, әтием дә театр тарихына кагылышлы күп материаллар туплап калдырды. Менә бүген шуларның кайберләрен театрга тапшырдым.
Бүген Әлмәт театры башкала театрларыннан калышмый. Минем өчен ул иң яхшы, иң көчле, талантлы театр.
Раушания ФӘЙЗУЛЛИНА:
- Колхоз-совхоз театрыннан башланып, үзәген югалтмыйча, заман белән бергә атлый торган театрга әйләнде. Шулкадәр рәхәт яшибез, барысына да өл-герергә тырышабыз, бөтенесенә дә ябышып карыйбыз. Ул чордагы театрны бүгенге белән чагыштырсаң, чыннан да җир белән күк
арасы. Шулкадәр үз-гәрде. Без килгәндә нинди зур актерлар булса, яшьләр хәзер
безгә шундый мөнә-сәбәттә.
- Бүгенге тамашачыны театрда нәрсә тотып тора?
- Аллага шөкер, заллар буш түгел. Һәрь-яклап эшлиләр. Тамашачаны яңалыклар белән тотабыз. Спектакль саен яңалык кер-тергә тырышабыз. Яңа уеннар, яңа ачышлар белән җәлеп итәбез. Һәр спектакльнең үз
тамашачысы. Башка театрларга караганда безнең театрда эш зур өстенлек белән бара.
Фәридә ИСМӘГЫЙЛЕВА:
- Беренчедән, заман алга бара. Дөресрәге, туктап тормый. Колхоз-совхозлар да юк бит. Ул заманына күрә яраклашкан булган инде. Бүген тормыш техника ягыннан, оешу ягыннан караганда бик җиңел. Комфорт заманы бит инде. Хәзер бит артистлар да 3 йолдызлы кунакханә булмаса кермибез диләр. Теге вакытта үгез җигеп йөргәннәр. Хәзер бәләкәй автобус белән бармыйбыз, кысан була, арка авырта дип, зурны сорыйлар. Кешеләр заман белән бергә үзгәрәләр.
- Фәридә Бәгыйсовна, театр бүгенге дәрәҗәгә ничек иреште?
- Тырышлык белән. Театрга хас булган һәм театр эшләргә тиеш булган миссияне югалт-маска тырышу белән. Ниндидер энтузиазм белән дә бара ул. Теге вакытта да театр энтузиазм белән ачылган, хәзер дә шулай. Менә бүген премьера чыгарабыз дип артистларыбыз иртәнге 9 дан төнге 12 гә кадәр эшлиләр. Сайлауларда төнгә кадәр эшләделәр дип ял би-рәләр, ә бездә менә көн дә диярлек шулай. Безнең өчен шулай эш-ләү гадәти хәл.
Вакыты-вакыты белән гел шулайга әйләнә. Барысы бергә монда: тырышу да,
энтузиазм да, максатчанлык та, миссия үтәү дә, әзрәк юләрлек тә бар. Безнең төп фишкабыз - материалны дөрес сайлауда. Без ниндидер яңалык, ачыш
булсын дигән әйберләр эзлибез, сайланыбрак эәибез.
.
Хәзер сайланып эшләргә кирәк. Сайланырлык мөмкинлек бар бит хәзер. Режиссерлар да күп. Драматургия юк дип зарланабыз. Алар булмаса, менә дигән инсценировкаларыбыз, проза әсәрләребез бар. «Татар болай эшләмәгән, татарга бу хас түгел» дигәнне яратмыйм мин. Кешеләргә хас әйбер татарда да бар. Ләкин инде менталь яктан ул тыелыбрак тора, ул тыйнаграк була. Гел тыйнаклык кына да саклап торып булмый. Ләкин бу сәхнәдә шәрә килеш чабышып йөрергә дигән сүз түгел. Тик әйтәсе килгән сүзне сәхнәдән әйтү мөмкинлеге бар бит әле. Шуны әйтеп калырга тырышабыз.
- Урта, олы буын артистлар кырыйдарак кала кебек тоела. Премьераларда тамашачы аларны сирәк күрә. Киләчәктә әлеге мәсьәләне хәл итү планы бармы?
- Бар. Менә апрельдә яңа режиссер килә - Сардар Тагировский. Мин аңа баштан ук безнең шундый проблема барлыгын әйттем. Коллективның бер өлеше тик утыра: өлкән буын, урта буын. Бигрәк тә хатын-кызларыбыз. Ул тыңлады да, тыныч кына, әйдәгез мин шулардан башлыйм, диде. Сардарның беренче проекты алар белән көтелә. Хәзер бездә казах режиссеры эшли. Катнашмасалар да, шуның репетицияләренә йө-риләр. Кызык безгә диләр. Алар эшлибез дип кенә торалар. Менә бу очракта аларга драматургия җитми. Өлкән буын, урта буын турындагы пьесалар юк. Күбрәк егетләр, яшьләр кирәк. Я урта буынның ир-атлары кирәк анда. Менә Ркаил Зәйдулла заказ буенча язды берне, ничек булыр. Анда ун хатын-кыз.
- Театр бүген шәһәр өчен нәрсә?
- Әлмәт театрын мин шәһәрнең җаны дип курыкмыйча әйтә алам. Ул - шәһәрнең рухи җаны. Бүгенге заманда театр милләтне, милли мәгарифне, телне саклап калырга тырыша. Без татарча сөйләшәбез, татарча спектакльләр куябыз, татарча проектлар ясыйбыз. Рухи җанлы булуыбыз шуңа бәйле дип уйлыйм мин.
- Әлмәт театры дөнья аренасына чыкты дияргә буламы?
- Менә Кытайга барып кайтсак була. Кемдер кайдадыр белсен өчен генә яшисе килми хәзер минем. Минем мондагы миссияне күбрәк үтисе килә башлады.
Фестивальләрдә күп йөрдек инде. Тегендә күрсәттек, монда чыгыш ясадык. Безне инде беләләр.
Күрсәтү өчен генә йөрисем килми минем хәзер. Минем менә монда халыкның җанына күбрәк керәсем килә. Күбрәк Әлмәт халкына, республиканың көньяк-көнчыгышы халкына, гомумән, рес-публика халкына яктылык таратасы иде. Без бит бер буын татар гимназияләрендә милли рухлы балалар тәрбияли алдык. Шул элпәне булса да тотып кала алмабызмы дим.
Татарны «корсак фәлсәфәсеннән» айнытырга иде. Укымышлы булсын иде ул халык.
Күрәсезме, заман башка, тамашачылар башка, театр башка. Ә театрның миссиясе һаман шулай, үзгәрмәгән. Ул әле дә яктылыкка, нурга илтергә тырыша. Һәм моны бер дигән итеп башкара безнең театр.
Шатлыклы хәбәр
Әлмәт театры артистлары «ТАНТАНА» 2024 номинантлары!
Театр әһелләренә бирелә торган «Тантана» премиясе номинантлары билгеле.
«ИКЕНЧЕ ПЛАНДАГЫ ИҢ ЯХШЫ ИР-АТ РОЛЕ» НОМИНАЦИЯСЕ
- «Ат карагы»ндагы Гыйльметдин роле өчен - Фаил Сафиуллин \ Мөгаллим роле өчен - Раушан Мөхәммәтҗанов.
«ИКЕНЧЕ ПЛАНДАГЫ ИҢ ЯХШЫ ХАТЫН-КЫЗ РОЛЕ» НОМИНАЦИЯСЕ
«Алтынчәч. Мирас», Алтынчәч роле өчен - Ләйсән Заhидуллина.
«АКТЕРЛАР АНСАМБЛЕ» НОМИНАЦИЯСЕ
«Ат карагы», режиссер Айдар Җаббаров
«ЭКСПЕРИМЕНТ» НОМИНАЦИЯСЕ
«Алтынчәч. Мирас», режиссер Мурат Абулкатинов
«ЗУР ФОРМАДАГЫ ИҢ ЯХШЫ СПЕКТАКЛЬ» НОМИНАЦИЯСЕ
«Ат карагы», режиссер Айдар Җаббаров
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа