Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Халыкара фестивальдә җиңү яуладылар

Әлмәтнең данлыклы «Непоседы» хореография төркеменең чираттагы халыкара казаныш яулавы турында ишетү бик күңелле хәбәр булды.

Бу турыда безгә газетабызның якын дусты, популяр блогер Альбина Вәлиева хәбәр итте.

– Коллектив күптән түгел Мәскәүдә булып узган «Конкурент» халыкара хореография фестиваль концертында уңышлы чыгыш ясап, икенче урынны алу бәхетенә иреште. Кызыбыз Сабинаның ничек куанганын күрсәгез иде. Алар өчен үзебез дә шатланып туя алмадык. Әлеге җиңү, әлбәттә, бер дә җиңел бирелмәде. Балалар фестивальгә җәйдән бирле бик тырышып әзерләнделәр. Коллективның чиксез талантлы җитәкчесе Альбина Гомәр кызы Миңнебаевага барлык әти-әниләр исеменнән рәхмәт әйтәсе килә. Күз алдына китерегез – беренче урынны алырга бары тик 0,2 балл гына җитми калган бит. Ике ел элек әлеге коллективта шөгыльләнә башлаган кызым Сабина өчен бик дәрәҗәле чыгыш булды бу. «Непоседы»ның сөйкемле, талантлы балаларына һәм аларның остазларына яңадан-яңа биек үрләр яуларга язсын, – диде Әлмәт блогеры.

Без дә әлеге теләкләргә кушылабыз һәм «Непоседы» төркеменә тамашачылар күңелен әсир итәрлек, Әлмәт данын тагын да югарырак биеклекләргә ирештерерлек иҗат уңышлары теләп калабыз.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса