Хәтерлим мин әле бүгенгедәй
Габдрахман авылында шагыйрә Энҗе Мөэминованың тууына 100 ел тулуга багышланган шигырь язучылар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Укытучы һөнәре үзенең иҗади ягы, фәнни төгәллеге белән аерылып тора. Гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә, иҗатка багышлаган Энҗе Мөэминованың юбилей елы уңаеннан әдәби иҗат белән шөгыльләнүче укытучылар арасында республикакүләм бәйге игълан ителгән иде. Аны Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге район мәгариф идарәсе белән берлектә оештырды. Конкурста 10 районнан барлыгы 35 укытучы үзләре иҗат иткән шигырьләр белән катнашты. Катнашучыларның географиясе шактый киң. Әлмәт районыннан тыш Чирмешән, Сарман, Лениногорск, Ютазы, Зәй, Минзәлә, Биектау, Азнакай, Чистай районнарыннан эшләр килде. Чарага Казаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С. Сөләйманова, Һ. Такташ премияләре лауреаты шагыйрә Илсөяр Ихсанова, шагыйрә, Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитетының баш референты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, С. Сөләйманова премиясе лауреаты Шәмсия Җиһангирова, яшь шагыйрә Эльвира Һадиева, Лениногорскидан шагыйрь Таһир Шәмсуаров, язучы Наил Шәрифуллин һәм үзебезнең Әлмәттә яшәүче язучыларыбыз Нәфисә Сабирҗанова, Минзифа Әхмәтшиналар һәм мин катнаштык.
Габдрахман матур авыл, матур авыл, зур авыл
Чараның Габдрахман авылында узуы очраклы түгел. Беренчедән, шагыйрә анда тумаса да, гомере буе шунда яшәп иҗат иткән, шунда җирләнгән. Икенчедән, Габдрахман авылы районның гына түгел, ә республиканың йөзек кашы. Авыл башкарма комитеты җитәкчесе Ринат әфәнде Мифтахов кунаклар кабул итүне үз өстенә алды. Бөтен нәрсә уйланылган, бар әйбер җиренә җиткерелгән. Кунакларны музей хезмәткәрләре белән хуҗа үзе каршы алды. Ачык йөз, тәмле чәй, сый-нигъмәт.
Музей белән танышканнан соң, чараның кунаклары Энҗе апаның каберен зыярәт кылдылар, истәлекләр яңарды, каберенә чәчәкләр салдылар. Әлбәттә, Габдрахманда «Укытучылар аллеясы»на бармыйча, укытучы һәйкәленә чәчәкләр салмыйча мөмкин түгел. Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән укытучы-тәрбиячеләрнең әлеге аллеяны күреп исләре китте. Чыннан да, искитәрлек шул Габдрахман авылы. Авылның мөхтәрәм кешеләре, меценатлары Тәхаветдинов һәм Җәләевләр гаиләсенең ярдәме белән заманча сулыш, яңарыш алып яши бу авыл. Ринат Гамир улының кунакларга да бик күрсәтәсе килде. Көннең салкынча торуына да карамастан, кунаклар бик теләп риза булдылар. Ничек итеп бармыйсың ди, хәтта шагыйрә Шәмсия Җиһангированың «Нури бабай чишмәсе»нә багышлап язган шигыренә Роберт Андреев көй дә иҗат иткән.
Энҗе булып чыңлый ул моң
Кунаклар авылның Мәдәният йортына җыелды. Әйе, мондый мәһабәт бина кайбер район үзәкләрендә дә юк. Кунакларның гаҗәпләнүләренә чик-чама юк иде.
Сәхнәдән барыбызга да таныш көй агыла. Әлеге җыр Мәдәният йортына гына сыеша алмыйча, авыл урамына таралды кебек. Хәтерлим мин әле бүгенгедәй... Бөтен кеше бер мизгелдә тылсымлы балачак иленә, мәктәп дөньясына чумды.
Шәһәребезнең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге беренче гимназия укучылары (җит. М. Габидуллина, Г. Гаптелхакова) үзләренең чыгышлары белән кунакларның күңелләрен яуладылар.
Әдәбиятка һәркем үзенчә килә. Берәүләр тумышыннан шигырь белән «җенләнәләр», әкиятләр, хикәяләр иҗат итәләр. Икенчеләре исә, зурая төшеп, акыл туплагач кына кулларына каләм алалар һәм иҗатка бар гомерләрен багышлыйлар. Өченчеләре исә иҗат белән шөгыльләнүне төп максат итеп куймыйча, язу ихтыяҗы туганда гына сүзләрнең сихри дөньясына чумалар. Дүртенчеләре... Хәер, болай тәгаенләүнең кирәге бармы икән? Чөнки һәр әдип – ул кабатланмас шәхес; иҗат өчен җирлек, мәйдан да киң, дәртең бар икән – яз. Язганың бары тик әдәбият һәм әдәп кысаларына гына сыйсын һәм матур булсын.
Шагыйрә Илсөяр Ихсанова үз чыгышында Энҗе апа иҗатының асыл сыйфатларына тукталып, әлеге конкурсның кирәклеген ассызыклады. Энҗе апаның улы Расих Мөэминов әнисе турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Шагыйрә, укытучы, әни буларак балаларга карашы, иҗатка мөнәсәбәте, аның яшәү максаты турында сөйләде.
Һәр талант иясе үзеннән соң дәвамчылар калдырырга тырыша. Габдрахманда алар бар һәм аз түгел. Р. Төхфәтуллин исемендәге премия лауреатлары Гүзәлия һәм Рузалия Галләмовалар шундыйлардан. Бу хакта авыл җирлеге башлыгы Ринат Мифтахов та үз чыгышында әйтеп китте.
Бәйрәмнең иң тантаналы, иң дулкынландыргыч мизгелләре, әлбәттә, конкурсның җиңүчеләрен игълан итү. Эшләрне карап-тикшереп чыкканнан соң, комиссия ике 1 нче, ике 2 нче һәм ике 3 нче урыннар билгеләде. Ике беренче урын Люция Лотфуллина (Биектау) һәм Рузилә Сәфәровага (Минзәлә), икенче урын Роза Хәертдинова (Зәй) белән Розалия Вилдановага (Лениногорск) бирелде, Зилә Гафиятуллина һәм Гөлүсә Ширияздановалар 3 нче урынга лаек булдылар.
Укытучы, тәрбиячеләр һәрвакыт иҗатта, эзләнүдә. Балалар белән эшләүчеләр картая белми. Шуңа да шәһәрнең ветераннар советы әлеге бәйгедә катнашкан иң өлкән тәрбияче Галия Гыймрановага һәм шагыйрәнең улы Расих Мөэминовка үзенең бүләкләрен тапшырды. Габдрахман авылы ветераннар советы җитәкчесе Җәмилә Мөхәммәтганиева, котлауларга кушылып, Энҗе апа турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
«Җырлап яшик бергәләп»
Аның иҗатында поэмаларга, күләмлерәк әсәрләргә тартылу – әйтәсе сүзенең күплегенә дәлил. Ул иҗатының гаять күп өлешен сугыштан кайтмый калганнарга, яисә шул афәтне кичереп, исән кала алганнарга багышлый. Сугыш михнәтен, толлык, ятимлек газабын җан аша кичерү халәте шагыйрәдә шулкадәр көчле ки, ул бу тойгылардан еллар аша да арына алмый.
Э. Мөэминова укытучы шагыйрә буларак иҗатының күп өлешен балаларга багышлый. Зурлар өчен булган кайбер җыентыкларында да «Нәниләр дөньясы» дигән бүлекләр бар.
Э. Мөэминова тумыштан педагог кеше. Бөтен гомерен балалар укытуга биргән.
Мин өйрәтәм әле нәниләрне
Санавычлар белән санарга.
Хәрефләрне кушып сүз ясарга,
Табышмакка җавап табарга, –
дип яза ул үзенең «Борчылма син, әнкәй!» шигырендә. Күз алдына бәхетле укытучы – укытучы хатын-кыз килеп баса. Үз бәхетен авыр, ләкин мактаулы хезмәттә тапкан хатын-кыз образы башка шигырьләрендә дә күрсәтелә.
Класстагы кырыклап баланың холкын-фигылен, уй-хисләрен, кайгы-шатлыкларын үз эченә сыйдыра алган кеше генә шулай әйтә ала. Кырык төрле бала, кырык язмыш. Укытучы күз алдында характерлар формалаша. Якын, бик якын дус кирәк андый чакта. Күңелдә эз калдырырлык кеше кирәк. Әмма шагыйрә сүзләре белән әйтсәк:
Кыяларга сукмак салу читенерәк,
Тик күңелгә юл салудан җиңелерәк.
Әйе, авыр булса да, ул шул юлны салып калдыра алды. Безнең бүгенге җыелуыбыз шуның ачык мисалы.
«Мин үземне үзем белә башлаганнан бирле җыр тыңлап яшәдем. Моңлы, сагышлы, сагыну җырлары. Кайчан да булса мин үзем җырлар язармын да, аларны халкыбызның иң оста җырчылары җырлап дөньяга таратыр дип уйлаганым да булмады.
Ә ул көн килде! Миңа ул бәхетне иң элек Ифрат Хисамов («Хәтерлим мин әле бүгенгедәй») бүләк итте, – ди Энҗе апа үзенең «Җырлап яшик бергәләп» дигән очеркында.
Мәктәп, шигърият... укучылар, гаилә... Тышта янәдән көз. Мәктәпләрдә кыңгырау чыңы, балаларның шат авазы. Барысы да элеккечә, барысы да гадәти... Тик ул гына юк, аның җылы карашы, акыллы киңәше, шигъри сүзе генә җитми...
Бүген ул җыр булып, моң булып яши. Энҗе булып чыңлый ул моң бүген... Элеккеге кебек... Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа