Аклыкка омтылган иҗат
Адәм баласының җанында нилǝр генǝ юк... Шатлык-куанычлар да, аерылу, югалту ачысы да, шатлык яшьлǝре, гаилǝ бǝхете, яшерен ярату...
Боларның бит барысын да йодрык кадǝр генǝ йөрǝккǝ сыйдырып бетерергǝ кирǝк. Ә ул сыеп бетми, шигырь булып түгелǝ. Һǝм аны һǝркем үзенеке итеп кабул итǝ. Миңзифа Әхмǝтшинаның шигырьлǝре ǝнǝ шундый.
Чистай якларында туган шигъри җанлы, чая Миңзифа Әхмǝтшинаны язмышы, тормышның ачысын-төчесен шактый татыганнан соң, нефтьчелǝр башкаласы Әлмǝткǝ алып килǝ. Үз тарихы, татар ǝдǝбияты мǝйданында үз эзе, йөзе булган Татарстан Язучылар берлегенең Әлмǝт бүлегендǝ киң иҗат мǝйданы ачыла. Халык шагыйрьлǝре Гамил Афзал, Клара Булатова, Энҗе Мөэминова кебек шǝхеслǝр белǝн аралашу шагыйрǝгǝ илһам өсти, хис куǝсен тирǝнǝйтǝ, осталык мǝктǝбе була.
Бүген инде проза әсәрләре язса да, Миңзифа Әхмǝтшина күбрәк өлгергǝн, җитлеккǝн шагыйрǝ. Андагы хислǝр авторныкы гына булып калмыйча, укучыныкына ǝйлǝнгǝн. Фикер үсеше, хислǝр тирǝнлеге тулы канлы тормыш белǝн яши. Гомумǝн, Миңзифа Әхмǝтшина иҗаты хислǝргǝ төренгǝн, табигатьнең үзе кебек, үзгǝреп, төрлелǝнеп торучы бер дөнья. Елның бөтен фасылы, тǝүлекнең һǝр мизгеле авторның калǝм очына элǝгеп, җаны аша узып, акка төшǝ. Ул бөтен җирдǝн аклык, сафлык эзли. Шактый гына шигырьләре көйгә салынып, җыр яратучылар тарафыннан җылы кабул ителде. Аларны Руслан Кираметдинов, Искәндәр Биктаһиров, Лидия Әхмәтова, Илназ Гариповлар халыкка ирештерде инде. Хәния Фәрхи башкаруында янгыраган «Бәхетем минем», «Миңа син кирәк» жырларының көен дә Миңзифа Әхмәтшина иҗат иткән.
Шуклык, чаялык, мишǝрлек аның иҗатында шигырьлǝрне, хис-кичерешлǝрне бер-берсенǝ бǝйлǝп торучы җете җеп булып сузылган. Аңа йомшак кына итеп үз-үзеннǝн көлǝ белү дǝ хас.
Карыйм койма тирәләрен,
Урамның җайлы турын.
Егыла-нитә күрмим, дип,
Эзлим иплерәк урын.
...Менә барам тайгак юлдан,
Һәр чокыр, бозны карап…
Ах!.. Ух!.. Их!..
...Вәт рәхәт, ятам кайгысыз,
Түшәмнән йолдыз санап.
(«Егылып булдым харап»)
«Көлǝсем килǝ дип торам, елыйсым килǝ икǝн» дигǝндǝй, автор кайбер шигырьлǝрендǝ яшь аралаш та көлǝ. Чөнки ул табигый хислǝр белǝн яши, табигый иҗат итǝ, укучы күңеленǝ табигый хис-кичерешлǝр белǝн үтеп керǝ.
Елама, чәйнек, елама,
Ник үзәкне өзәсең?
«Сүндер!» дип әйтер өчен дә
Беркемем юк, беләсең.
Елама, чәйнек, елама,
Мин ялгызым, беләсең…
Миннән башка кем сүндерсен,
Ник үзәкне өзәсең?
Беркемем юк, беләсең!
(«Елама, чәйнек!»)
Адǝм баласының тормыш-язмышлары тигез юлдан гына бармый шул. Тормыш тәҗрибәсе, иҗат киңлекләре, шактый сикәлтәле гомер юлы шагыйрǝ иҗатына саллы фәлсәфи сыйфатлар өстәгән. Күпне күрсǝтǝ гомер еллары. Тик Миңзифа Әхмǝтшина сер бирǝ торганнардан түгел. Үҗǝтлеге, мишǝрлеге моңа юл куймый. Ул һаман да аклык, яктылык эзли.
Тырный-тырный юам үткәннәрне;
Елар бу, дип көтмә, ләм-мим зарым.
Ил-көнгә дип алган-салганым бар,
Беләм алда якты тормыш барын.
(«Күңел тәрәзәмдә күксел томан…»)
Миңзифа Әхмǝтшина шигырьлǝрендǝ хатын-кызларга хас мǝхǝббǝт кайнарлыгы язгы ташкыннар кебек ярсып, бөтерелеп ала да, җǝйлǝрдǝй салмаклана, утыра. Аннан көзге яфрак бураннарына ияреп, яңгыр булып ява, ак кар бөртеклǝре булып уйнаклап җиргǝ төшǝ. Акыл утырткан шагыйрǝ итǝк-чабуын җыебрак яза мǝхǝббǝт хислǝрен. Тезгенне бушатып-бушатып алса да, тиз кулга ала.
Шигырьлǝрдǝге туган якны сагыну хисе аның табигатенǝ караганда күбрǝк якташлар, туганнар образы аша чагыла. Тик алар табигатьтǝн, җирдǝн аерылмаган.
Әлмәт күге куе болыт кына,
Кай яклардан гына килде икән?
Әгәр юлы Чистайлардан булса,
Туганнарны минем күрде микән?
Әлмәт күге куе болыт кына…
(«Әлмәт урамында яңгыр ява»)
Кайсы гына шигырен карасаң да, алардан эчке бер моң-сагыш саркый. Автор дөньяны ǝшǝкелектǝн, явызлыктан саклап калырга тырыша. Аны һаман матур итеп күрергǝ тели кебек. Миңзифа Әхмǝтшина аларны балачактан эзли.
Гаилǝдǝ алган ǝби тǝрбиясе, заман шаукымы гына булмыйча, ул шигырьлǝренǝ иман, дин, намаз, сǝҗдǝ кебек төшенчǝлǝр белǝн үзенǝ бер рухи дөнья булдыра. Аллаһның барлыгына, берлегенǝ чын күңеле белǝн инанып, кешелеккǝ тǝүфыйк-һидаять сорый, килǝчәккǝ ачык күз белǝн карап, бǝхет өмет итǝ. Тел, миллǝт язмышына да битараф түгел ул. Эчке бǝргǝлǝнү, талпыну сизелǝ.
Аклыкка, сафлыкка омтылган Миңзифа Әхмǝтшина бǝхет төшенчǝсен бербөтенгǝ, бер учка җыя.
Ул дөньядан, тормыштан булмастайны көтми, өмет итми. Бары тик Хак Тǝгалǝ язганын көтǝ. Көтǝ белеп яши, көзлǝрдǝ дǝ язларны күрǝ белǝ, өмет итǝ. Ә аклыкка омтылган иҗат башкаларга да сафлык өлǝшǝ.
Рǝфкать Шаһиев,
язучы, филология фǝннǝре кандидаты
Миңзифа Әхмәтшина - шагыйрә, прозаик. 1955 елның 10 июнендә Чистай районы Татар Сарсазы авылында туа. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 2010 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
«Күңелем канаты», «Сары яулык», «Яшәгән, ди, кәбестә», «И, хатын-кыз!», «Табылдык» һәм «Иңнәремдә ак җилкән» китаплары авторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа