Гүзәл Уразова: «Балаларны айпад, мультиктан тартып алып булмый...»
Татарстанның атказанган һәм халык артисты Гүзәл Уразова балаларына яхшы шөгыль тапкан.
Телевизордагы кешеләрнең хәрәкәтләрен ярыша-ярыша кабатлаучы Камилла белән Самирның биюенә сөенә әниләре. «Ярый, айпад төрткәләп ятканчы селкенсеннәр инде. Хәзер балаларны айпад, мультиктан тартып алып булмый», - ди Гүзәл.
Ә урамда бүген рәхәт, җылы. Сез дә Гүзәл Уразова шикелле кыш буе үз чиратын көтеп яткан купальникларыгызны табыгыз да кызынырга урамга чыгыгыз, дуслар!
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @guzelurazova
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа