Илһам Шакировны уздыруы авыр, Зәлилә!
Шушы көннәрдә Ваһапов фестиваленең яңа артисткасы "Сарман" җырына яңа сулыш өрде. Шушы җырга төшерелгән клип социаль челтәрләрдә шау-шу уятты.
Кемгәдер Зәлиләнең җырлау манерасы ,үз-үзен тотуы ошамады, "артык кыланасың" дигән сүзләрне дә ишетергә туры килде аңа. Ә икенчеләр "кайда качып яткан бу бала!" , "үзе чибәр, тавышы бигерәк моңлы,көчле!" , "беркемне дә тыңлама, үзең булып кал!" - дип, аның иҗатын хуплады.
Ничек кенә булмасын, иҗат юлына яңа гына баскан кызга мондый игътибар - өмет бар дигәнне генә аңлата!
Фото: скриншот видео
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа