Әлмәтлеләр 12 июньне бәйрәм көн дип кабул итәме?
12 июньдә Россия көне билгеләп үтелә – илдәге иң яшь бәйрәмнәрнең берсе.
1990 елда РСФСР халык депутатларының беренче съезды Россия дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итә. Анда Россия Конституциясе һәм аның законнарының өстенлеге языла. Бу чорда СССРның күп кенә республикалары үз суверенитетлары турында карар кабул итә. Россия дәүләтчелеген ныгытуда аңа яңа исем бирелү дә тарихта мөһим этап булып тора. Илебез рәсми рәвештә Россия Федерациясе дип йөртелә башлый.
Әлеге көн 1992 елда тантаналы яңгыраш ала һәм 2002 елга кадәр РФ дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителгән көн дип атала.
1 июльдә Россия халкы Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирәчәк. Вәзгыятькә бәйле рәвештә ул халыкның сәламәтлеген кайгыртып оештырыла.
Әлмәтлеләр 12 июньне бәйрәм көн дип кабул итәме - «Әлмәт таңнары» шул хакта кызыксынды.
Гүзәлия Галләмова, шагыйрә:
- Россия көне - бик истәлекле бәйрәм. Тарихыбыз безгә гореф-гадәтләрне, ата-бабаларыбызның, Россиянең бәйсезлеген раслау өчен аның күпгасырлык авыр юл үткәнен онытмаска өйрәтә. Без илебезнең казанышларын, кадерен белеп, алар белән горурланып яшәргә тиешбез. Бу көнне без үз традицияләребезне, тарихыбызны, зур җиңүләре булган бөек илебезне данлыйбыз. Россиядә яшәүче һәр милләт кешесе бу көнне билгеләп узсын иде дип телим. Бөек илдә туып-үсүем белән горурланам.
Гөлия Җамалиева, китапханәче:
- 12 июнь Россия көне буларак бәйрәм дип игълан ителде. Әлбәттә, бәйрәм, чөнки ул - Дәүләт көне, бердәмлек көне. Бердәм булганда көч тә, мөмкинлекләр дә арта. Әмма дәүләтнең бөтенлеге анда яшәгән барлык халыкларның мәнфәгатен кайгырту, хокукларын яклауда чагыла. Халыклар кайгыртучанлык тоеп яшәгәндә генә ил бердәм һәм тату була. Дәүләтнең ныклыгын һәм бөтенлеген тәэмин итеп яшик.
Алсу Мансурова, студент:
- Чит ил кешесеннән «Россия турында нәрсә беләсез?» дип сорасаң, ул мондый җавап кайтарыр: «Мәскәү, Кремль, бүрек киеп арткы аякларында йөри торган аюлар...» Билгеле ки, бу әллә ничәнче гасырдан ук формалашып килгән стереотип. Әмма безнең ил – ул бит башкаланың Кызыл мәйданы белән генә чикләнми. Аның гасырлар буе тупланып килгән тарихы, гүзәл табигате, спортта, мәдәнияттә ирешкән горурланырлык уңышлары һәм, әлбәттә, төрле милләтле халкы бар. Халык дигәннән, соңгы өйрәнүләр буенча, Россия киңлекләрендә барысы бергә 200 гә якын милләт вәкиле яши. Алар 85 субъект буенча таралган. Без төрле телдә сөйләшсәк тә, бер олы байрак һәм ил исеме астында яшибез. 12 июнь нәкъ шуны исбатлаучы бәйрәм. Татар булсынмы ул, рус, әллә маримы – безнең, аеруча яшьләрнең төп вазифасы – бердәмлекне онытмыйча, илнең абруен, аның киләчәген уйлау һәм кыю адымнар ясау. Шәхсән үземне чын патриот дип саныйм. Юкка гына әйтмиләр бит: «Илсез кеше – телсез сандугач».
Гөлназ Гыйззәтуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа