Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Үзизоляция хикмәтләре, яки Иректә яшәүгә ни җитә!

Иҗат кешесенә һәрчак вакыт җитми. Я иҗатка, яисә гаиләгә, шәхси тормышка. Үзизоляция чорында бөтен кеше онлайн тормышка күчеп бетте кебек. Эш тә, якыннар, дуслар белән аралашу да, хәтта тамашалар да.

Артистлар халык алдына чыга алмаудан, акча эшләү мөмкинлеген югалтудан интекте. Ни генә әйтсәк тә, бүгенге заманда шоу, эстрада артисты дигән һөнәр халыкка бик кирәк.

Һөнәрләрнең барлык юнәлешләрендә, барлык өлкәләрендә дә хатын-кызлар киң колач салып «йөзә». Әдәбиятта да алар уңышлы гына иҗат итәләр: бер-бер артлы китаплары чыга, вакытлы матбугатта басылалар. Әлбәттә, язучы халкын да читләтеп үтмәде әлеге зәхмәт. Үзизоляция вакытын алар ничек уздырганнар икән? Шул сорау белән мин язучы ханымнарга мөрәҗәгать иттем.

Клара Булатова, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, халык шагыйре:

- Бала, язам да язам, язам да язам. Көнгә дүртне дә, бишне дә язам. Яхшы әйберләр языла. Усал әйберләр, ләкин имансыз әйберләр түгел. Бу чорда тагын да яхшырак яза башладым кебек. Аяк әллә ни йөрмәсә дә, баш эшли, тел сөйли. Әлбәттә, бу зәхмәт планлаштырган бик күп чараларга, очрашуларга аяк чалды. Ләкин, исән булыйк әле.

Рәмзия Габделхакова, прозаик, шагыйрә, С. Сөләйманова исемендәге премия лауреаты:

- Интернетта утырырга күбрәк вакытым булды. Элеккеге киноларны, сугыш турында документаль фильмнарны карадым. Ветераннарның истәлекләрен, тарихи язмалар укыдым. Виртуаль экскурсияләрдә «йөрдем», онлайн концертлар карадым. Илһам килгәндә шигырьләр яздым.

Лилия Фәрхетдинова, балалар язучысы, Р. Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты:

- Үзизоляция чорында вакыт күп һәм ул акрын узар дип уйлаган идек, ләкин эш кешесе булгач, вакыт дигәнең бик тиз үтте. Гадәти эш вакытында атнасына 40 сәгать эшләсәң, дистанцион укытуга күчкәч, көненә 40 сәгать эшләргә туры килде (укытучы халкы мине аңлар). Шул арада иҗатка да вакыт табарга тырыштык: хикәя, әкият, шигырьләр иҗат иттек. Дистанцион узган «Әкиятләр юлыннан» республикакүләм бәйгесендә сеңлем белән икебез дә беренче урынга лаек дип табылдык. Минем әкиятемне Әлмәт драма театры артистлары «Әкият арбасы» дигән проект кысаларында укыды. Сеңлем Резеда иҗаты турында язган мәкаләм «Әлмәт таңнары»нда басылып чыкты. Икебез дә видео төшереп, Г. Тукай туган көненә һәм Балаларны яклау көненә багышланган «Мин өйдә утырам» флешмобларында катнаштык. Аларны Татарстан Язучылар берлеге, мәдәният идарәсе, мәгариф идарәсе, китапханәләр һ.б. социаль челтәрләрдә күреп була. Халыкара Балаларны яклау көне уңаеннан 2 нче китапханә безнең белән очрашу үткәреп, икебезне дә туры эфирга чыгарды. Үзизоляция чорындагы көннәребез шулай узды.

Миңзифа Әхмәтшина, язучы, С. Сөләйманова, К. Тимбикова исемендәге премияләр лауреаты:

- Оныгымның: «Менә, дәү әни, кешеләрнең һәрберсенең үз язмышы бар. Аны Аллаһы Тәгалә яза. Маңгай уртасында бер ноктада кешенең бөтен күрәчәге язылган! Ә менә бу, бөтен дөньяны дер селкеткән вирус, точно Алланыкы түгел!» - дигән сүзләреннән соң бик озак аптырап тордым. Әле икенче сыйныфта гына укучы бала әнә ничек тирән фикерләп һәм бик дөрес сөйли дип таң калдым. Кешелек эшсез, «ашсыз» калды. Бүген дә әлегәчә дәвасы табылмаган, бөтен планетаны дер селкеткән бу афәт кайчан тынар, бер туктармы дигән уй башымнан чыкмый. Әллә ничаклы хыял, өмет шып туктады бит!

Әнә шундый уйлар... Үзчикләү вакытында шуларны уйламаган көн булдымы икән? Мин Игезәкләр йолдызлыгында туганмын. Шуңа үзем уйлаганча, бу үзгәрешне җиңелрәк үткәрдем дип әйтер идем. Иртәнге якта иҗат белән шөгыльләнү, төштән соң тәм-том пешереп, газ янында мәш килү, кичен кеше бераз тынгач, һавага чыгып, өчәр чакрым йөреп кайту, һәр көнне күршеләр стена шакыганчы кычкырып җырлау, яртышар сәгать бию дә көндәлек шөгыльгә әйләнде. Бу арада «Шәүлегән» дигән хикәяләр җыентыгын эшләп бетердем, «Дүсемем», «Акъярым» дигән шигырьләргә көй яздым. Туган авылым тарихы белән дә эшләр алгарак китте. Китабыма керә торган бер хикәянең героен күрергә дә насыйп булды.

Хезмәтем дә туктап тормады. 8 Март, 23 февраль, бөек шагыйребез Г. Тукай туган көн, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, «Мин татарча сөйләшәм», Балаларны халыкара яклау көне, Китапханәчеләр көне, Рус теле көнендә флешмобларда катнаштым. Кыскасы, бернинди афәт тә безне куркытмый, бердәмлектә - көч!

Нәфисә Сабирҗанова, шагыйрә, Р. Төхфәтуллин, С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты:

- Үзизоляция чорында көндәлек эшләрдән тыш, башка вакытта кул җитмәгән шактый эш эшләнде. Беренчедән, бөтен өйне җыештырып чыктым: кием шкафларын, китапханәне. Андагы кирәкмәс әйберләр белән бергә баштагы кирәксез уйларымнан да арындым. Чөнки ашыкмыйча, ипләп, уйлап кына эшләнде. Фатирдагы ике балконны җыештырдым. Гомергә кул җитми иде бу эшкә. Анда тәртип урнаштырганда көздән качып калган бер чиләк балан килеп чыкты. Балан бәлешен бик яратсам да, үземнең пешергәнем юк иде. Интернеттан рецептын карап, балан бәлеше пешердем. Ул бик тәмле булды. Башка еллардагы кебек ашык-пошык кына түгел, ә иркенләп, җентекләп, бөтен шартына китереп, авылда бакча эшләре эшләнде. Әлеге чорда китаплар укырга да вакыт тиде. Яраткан авторым Харуки Муракаминың «Джазовые портреты» һәм «К югу от границы, на запад от солнца» китапларын укып чыктым. Үзизоляция вакытында интернеттан аерым программа кушып, шактый күп фильмнар карадым. Иң мөһиме, ниһаять, мин иремне күрдем. Моңа кадәр ниндидер мәсьәләләрне телефон, ватсап аша гына сөйләшеп хәл итәргә туры килә иде. Ә бу вакытта икәү өстәл артында сөйләшеп-гөрләшеп чәйләр эчү мөмкинлеге туды. Утыз елдан артык

бергә яшәгәннән соң мин иремне яңадан ачтым. Үзизоляция бит әле ураза аена туры килде. Эшкә барасы булмагач, бик рәхәт тотылды быелгы ураза. Уйланып, тәмен, рәхәтен тоеп. Аллаһының рәхмәте белән күп кенә догалар ятладым. Хәтта намаз укырга өйрәндем. Моңа кадәр «мин боларны эшли алмам, истә калдыра алмам» дип куркып йөргән гамәлләргә ниятләсәң, Аллаһ ярдәм итә икән ул. Әлбәттә, боларны кычкырып, кемгәдер ишеттерү бәлки матур да түгелдер. Ләкин ул да эшли алганны, нишләп мин булдыра алмаска тиеш дип, кемнәрдер саваплы гамәлгә бер адым булса да ясар бәлки дигән нияттән әйтүем. Гомумән, минем өчен бу чор уйлану, фикерләрне тәртипкә салу вакыты булды. Күп нәрсәгә караш үзгәрде. Үзизоляциядән мин дөньяга башка караш белән чыктым.

Зинаида Захарова, шагыйрә, прозаик, Р. Төхфәтуллин, С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты:

- Үзизоляция авылда әллә ни сизелми инде ул. Лаеклы ялдагы хатын-кызның эше бетәсе юк. Йорт-җир, өй җыештыру, бакча. Шулай да шактый гына китаплар укып чыгарга өлгердем. Г. Ибраһимовның әсәрләрен өр-яңадан, «яңа күзлек киеп» укыдым. Смс-хәбәр алып, шәһәргә барып кайткаларга да җай таптым. Гомумән, зур сәүдә үзәкләре эшләмәгәч, акчалар янга калды. Әлбәттә, балалар өчен шактый гына иҗат ителде. Татарстан китап нәшриятына тапшырган «Бәхетем син минем» җыентыгына кайбер төзәтмәләр керттем, аның өстендә эшләдем. Үзизоляция дип, әллә ни аермасын күрмәдем. Шулай да сәламәт булып, иректә яшәүгә ни җитә!

Людмила Аланлы, шагыйрә:

- Әдәби марафонда һәр көн авылдашым Гәрәй Рәхимнең шигырьләрен укыйм, өзекләрен ВКонтактедагы битемә чыгарып барам. Әдәби марафонда катнашырга дустым, якташым Ләйсән Шәмсуарова-Рахманова чакырды. Минем әле беренче мәртәбә катнашуым. Бүгенге көндә кечкенә кызым Марияне үстерәбез, шул ук вакытта шигырьләр, җырлар язуны да дәвам итәм.

Үзизоляция тәмам. Һәркем үзенә бер җиңел сулыш алды. Ләкин әле тулысынча түгел. Әлеге чорда өйләр җыелды, фикерләр тупланды. Хәзер шуларны акка төшереп, укучыга җиткерәсе генә калды. Ни генә әйтсәң дә, уңган шул безнең татар хатын-кызы, татар әдибәсе!

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса