Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Гүзәл Әдһәм "Үксү" (хикәя)

Хикәя башы

«Өянкеләр озак яши микән? Алтмыш, җитмеш елмы? Әллә аның кебек туксан укмы?»

Һәдиябану карчык моны белми иде. Югары очтан төшеп килүче берәүне шәйләп алуга өянке ышыгындагы утыргычка тагын да сеңә төште дә, кулындагы төенчеген кая куярга белмичә бәргәләнде.

«Йа Хода, сизеп алсалар, нишләрмен? Төенчекләр белән кая җыендың, дип сорасалар, ниләр дип җавап бирермен?»

Арык куллары болай да бәләкәй төенчекне тагын да кечерәйтергә теләгәндәй бөтерә-бөтерә күкрәгенә кысты. Ниндидер очлы, каты нәрсә чәнчеп, кабыргасына төртте. Карчык авыртудан чак кына кычкырып җибәрмәде. Шулай да түзде. Якынлашып килүченең сәламен алып, елмаеп җавап кайтарырга үзендә көч тапты:

- Аллага шөкер, олан, аллага шөкер...

- Көне бигрәк кызу, Һәдиябану апа, май ае димәссең...

- Ие, олан, ие...

Аңа тагын нидер әйттеләр, ул тагын җавабын бирде, куллары исә күкрәкне чәнчегән теге әйберне һаман капшады, кармалады. «Ни булыр бу? Төенчеккә ике күлмәк белән берничә яулык кына сыйган иде бит, югыйсә».

Дөрес, аның күлмәкләре әле тагын да бар, алъяпкыч-яулыклары да җитәрлек, тик бүгенге мәхшәрдә алар турында уйларга вакыты да, теләге дә юк иде карчыкның. Бөрешкән бармак битләре белән теге каты нәрсәне капшады да капшады. Ни микән ул? Кинәт зиһене ачылып, күңеле күтәрелеп китте. «Гарифҗанның ордены ләбаса! Кызыл Йолдыз ордены!»

Инде бармаклары тукыма аша шул орденны иркәләде. Зәңгәр чәчәкле күлмәгенең түш кесәсенә салган иде лә. Хәтердән чыгуын күр инде. Кинәт йөрәге өшеп киткәндәй булды, аннан дөпелдәп тибәргә тотынды. Ә медале?.. Медале кайда соң? Ашыга-кабалана тагын кармалады. Хәлсез бармаклары түгәрәк тимерне эзләп тапкач кына, күңеле тынычланып, бушанып калды.

...Гарифҗанның күкрәгенә орден-медальләр тагып, сугыштан кайткан чаклары хәтерендә яңарды. Үзәк өзгеч моңсу хатирә йөрәкне телеп, күзне яшьләндерде. Сытылып кына чыккан сыңар күз яше җыерчыклар арасында буталып адашты. Карчык үзалдында пышылдап, күңел түрендәге шул берәүгә дәште:

-Га-риф-җа-а-а-а-а-н... Ишетәсеңме мине?

Әллә карчыкның колагына гына шулай ишетелдеме, карт өянке ыңгырашып, уфылдап җавап кайтарды.

Бар иде, бар иде бит аның да яшь, сылу чаклары! Бик күптән, кайчан икәнлеге буталырлык ерак елларда, шул өянке төбендә төенчеген кочаклап, Гарифҗан белән янәшә басып тордылар. Шахтер Саматка кияүгә бирергә җыенуларын сизгәч, Һәдиябану егеткә ябышып чыккан иде.

- Әйдә, керик инде, Һәдиябану...

- Уңайсыз бит, Гарифҗан... Оялам...

- Нигә ояласың, оялма. Яныңда мин, ләбаса.

- Әллә ничек шунда... Ябышып чыгу оят икән... Комсомолка башым белән җитмәсә...

- Алайса ябышып чыкканыңны әйтмәбез. Урладым, диярмен...

Кыз йомшак кына көлеп куйды:

- Ышанмаслар шул...

- Нигә?

Кыз егеткә сыена төшеп, тагын көлде.

- Син шундый зур булсаң да бигрәк кыюсыз ла...

- Нәрсә?

Егет кызны төенчеге-ние белән күтәреп алды да чытырдатып күкрәгенә кысты:

- Уенга төшкән җиреннән урладым да кайттым диярмен.

- Төенчеге беләнме?

Кызның кулындагы төенчеккә шунда гына игътибар иттеләр. Икесе дә көлеп җибәрде. Егет җитез генә төенчекне өянкенең куе ябалдашлары арасына яшерде.

- Әлегә шунда ята бирсен...

Аннары Һәдиябануны кысып-кысып кочаклады. Икесе дә бик яшь, үбешә дә белмиләр иде әле...

 

Фото: Pixabay

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса