Әлмәт театры артисткасы Роза Салихованың юбилей кичәсе узды
15 ноябрь көнне театрда Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисткасы Роза Салихованың юбилее уңаеннан зур бәйрәм булып узды.
Әлмәт театрына Роза ханым 1969 елда килә. Бу вакытта режиссер булып эшләгән Гали Хөсәенов аңа Т. Закировның «Үр менгәндә» спектакльеннән Асия ролен ышанып тапшыра. Бу рольне актриса җиңеллек белән башкарып чыга. Аның «Их, Уфа кызлары» (Гөлчәчәк роле), «Шамсекамәр» (Шамсекамәр роле), «Тылсымлы кыз» (Мирондолина роле), «Без унике кыз идек» (Наилә роле), «Мәхәббәт хакына» (Галия роле) спектакльләрендә уйнаган рольльләре театр тәнкыйтьчеләре тарафыннан югары бәяләнә.
Роза Салихова башкарган рольләрнең һәрберсе үзенчәлекле һәм кабатланмас. Ихласлыгы, тавыш белән идарә итү манерасы, затлылыгы, cәләте Роза ханымга төрле образлар тудырырга ярдәм итә. М. Кәримнең «Ай тотылган төндә» спектаклендә башкарган Тәңкәбикәсе белән артистка тамашачыга героиняның көчле һәм шул ук вакытта көчсезлеген күрсәтеп бирә.
Роза Салихова шулай ук комик, лирик һәм драматик рольләрне дә оста башкара. Аманулланың «Әлепле әртисләре»ндә тормыш йөген үз өстенә аударган сыер савучы ханымны сурәтләсә, З. Хәкимнең «Көзге романс» спектаклендә ул хисапчы һөнәренә хас булган төгәллек белән Мөршидәне башкара. Тамашачының мәхәббәтен яулаган Роза Салихова хәзер дә спектакльләрдә уйный һәм иҗат итүен дәвам итә.
Артистканы юбилее белән район Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, «Татнефть» компаниясе вәкилләре, Татарстанның башка театрларыннан килгән иҗатташ дуслары котлады.
Фото: Евгений Михайлов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа