Сәгадәтле Сәкинә
Аның үзенә генә хас иҗади йөзе, сүзе, юлы бар. Ул тудырган тирән дә, ялкынлы да, уйчан да, дәртле дә образларның саны 80 гә якын. Берсе дә бер-берсен кабатламый, төрле язмыш, төрле холык... Иҗат итү дәверендә югары исемнәр, дәрәҗәле үрләр дә яуланган. Аның очрагында казанышлар икегә тапкырланадыр, чөнки иптәше дә театрның кабатланмас артисты. Әлмәт драмтеатрының әйдәп баручы актрисасы Сәкинә МИНХАНОВА юкка гына «Мин бәхетле» дип кычкырып әйтүдән шүрләми. Бәхетнең тәмен, кадерен яхшы белә ул.
Сәкинә ханым тумышы белән Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылыннан. Бик күп сәнгать әһелләрен биргән төбәк ул. Хәлил Җәләев, Равил Шәрәфиев, Рауза Хәйретдинова, Рамил Төхфәтуллин, Олег Фазылҗан... Сәкинә ханым үзе дә бу хакта горурланып сөйли.
– Артистлар белән көчле безнең як. Төрле театрларда янып эшлиләр. Сәнгатькә тартылу туып-үскән җирдән киләдер. Хәтерлим, укыган чакта Тинчуринның элеккеге күчмә театры кичке спектакльгә кадәр мәктәптә репетицияләр уздыра иде. Без, бер төркем балалар, ишек ярыгыннан аларны күзәтеп тора идек. Шул еллардан ук гашыйк булып калынган. Үзем дә 3 нче сыйныфтан башлап сәхнәдән төшмәдем, шигырь сөйләдем, спектакльләрдә уйнадым. Татар теле укытучысы Александра Матвеевна үзе рус булса да, татарчаны яхшы белә иде. Театр түгәрәген ул алып барды. Миңа гел төп рольләрне бирде. Әти дә гармунда уйнап, матур итеп җырлый иде. Сәхнә кешеләрен бик хөрмәт итте. Сәнгатькә мәхәббәт аннан да күчкәндер. Шулай да әти мине кыю булганга сыер савучы итеп авылда калдырырга теләде бит. Үзләренә иптәш булыр дип тә уйлагандыр инде. Әмма минем теләгем көчлерәк булып чыкты, үземнекенә ирештем. Әти барыбер сөенде. «Минем кызым артист була», дип горурланып йөрде. Ул көннәрне күрә генә алмады үзе, бер ай да үтмәде, үлеп тә китте.
– Әлмәт театрына эшкә кайткан беренче көнегезме хәтерлисезме?
– Хәтерләми буламы соң?! Диплом спектакле вакытында театрлардан режиссерлар үзләренә артистлар сайларга киләләр иде. Әлмәттән Рөстәм Абдуллаев килде. Ул мине махсус Мохтар Ауэзовның «Каракүз» трагедиясендә Каракүзне уйнарга дип алып кайтты. Ләкин Казаннан да җибәрәселәре килмәде. Филармониянең ул вакыттагы җитәкчесе Илгиз Мәҗитовның Татарстан урамыннан бер бүлмәле фатир ачкычын селкеп торуы әле дә күз алдымда. Гали Хөсәенов белән Рөстәм Абдуллаев инде көтеп тора. Кая барырга? Мине тегендә, монда йөгертәләр... Сәхнә теле укытучысы Асия апа Хәйруллинаның мине Әлмәткә җибәрәсе килде: «Син драма буенча көчле, минем сине драма артисты итеп күрәсем килә», – диде. Аның сүзен тыңладым.
– Яңадан туу мөмкинлеге булса, нәрсәне дә булса үзгәртер идегезме?
– Бу хакта уйлаган чаклар булгалады. Бәлки Казанда калсак, анда да төшеп калмаган булыр идек. Дөресен әйткәндә, бар нәрсә кешенең үзеннән тора. Максатчан, үҗәт кеше теләгенә кайда да ирешә. Казанда калсак, «Ник
Әлмәткә китмәдек микән» дип уйлар идек. Кешегә мондый халәт хас бит. Язмыш дигән әйбер дә бар. Әлмәттә мин гомерлек парымны очраттым, Рамил белән 1982 елда өйләнештек.
– Икегез дә артист. Моның «+» һәм «–» яклары нәрсәдә?
– Мин аның «минус» якларын уйлаганым да юк. Гел «плюс»лары гына бардыр кебек тоела. Тискәре ягы да бардыр бәлки. Бер-береңне күреп, шелтә белдергәләгәндә ачу килгән чаклар да булгалый. «Плюс» ягын шунда да күрәм, гастрольләргә чыкканда балаларны үзебез белән алып чыгып, икәү бергә тәрбияли алдык. Ул артист булмаса, балалар аның белән калыр иде, мин кайгырыр идем. Беләсезме, без Рамил белән шул кадәр бер-беребезгә ияләнеп беткәнбез, бераз гына аерылып торсак та, эзли башлыйбыз. Гадәтме бу, яратумы – аңлата алмыйбыз. Без бөтен нәрсәне бергә эшлибез. Ашарга да бергә пешерәбез, өйне дә бергә җыештырабыз, карны да бергә көрибез, кибеткә дә бергә чыгабыз, театрда да бергә.
– Спектакльләр әзерләгәндә бер-берегезгә киңәшләр бирәсезме?
– Ничек кенә әле! Хәтта ызгышкан чаклар да булгалый. Өйдә көнебез театр белән башлана, театр белән бетә. Кайбер сәнгать кешеләре театрны искә алмыйбыз өйдә, диләр. Һич ышанмыйм моңа. Эшне яратмасаң, бәлки сөйлисе килмидер. Без яратабыз, бөтен тормышыбыз – театр.
– Актер өчен иң мөһиме нәрсә?
– Тамашачы. Тулы залга уйнауның рәхәтлеген аңлата да алмыйм. Кайчакларда залның сулышы шуның кадәр көчле була, алардан энергия килә. Спектакльне уйнаганда тамашачының ярдәме зур.
– Дистәләгән роль уйнап, кабатланмау сере нәрсәдә?
– Кабатланмый мөмкин дә түгелдер ул. Үзебез дә кайчакларда сизәбез аны. Артист үз өстендә һәрвакыт эшләргә тиеш. Без хәзер төрле режиссерлар белән спектакльләр куябыз. Читтән килгәч, алар безне белеп тә бетермәскә мөмкин. Шуңа да үзебездән күп нәрсәне өстәргә туры килә. Режиссер да үзеннән яңалыклар кертә, билгеле. Искәндәр Сакаев менә мине 360 градуска борып җибәрде дип әйтә алам. Аның белән дүрт спектакль чыгардык, дүртесе дә төрле-төрле.
– Төрле режиссерлар белән эшләү авырмы, җиңелме?
– Ияләнеп беттек инде аңа. Бер генә режиссер белән эшләү безгә хәзер кызык та түгел. Бертөрлелек туйдыра ул. Артист өчен ачышлар, яңалык кирәк. Соңгы арада Искәндәр Сакаевны сагына башладым, аның белән эшлисем килә.
– Үзегезне артист буларак тулысынча ачылып беттем дип уйлыйсызмы?
– Артист ачылып бетә алмыйдыр ул. Әле уйныйсы да уйныйсы...
– Ниндидер роль турында аеруча хыялланасызмы әллә?
– 60 ка җиткәч, хыялланмыйм да бугай инде. Шулай да берәү бар. «Ай тотылган төндә»дә Тәңкәбикә образын уйнар идем. Элегрәк Шәфәкъне уйнадым мин анда, менә хәзер аның кайнанасын уйнарга өлгереп җиттем.
– Ә иң кадерле ролегез кайсысы?
– Миңа аларның бөтенесе дә якын. Күбрәк мин драмада уйнарга яратам. Илдар Хәйруллин куелышындагы «Гөнаһсыз гөнаһлылар»да Әнисә ролен бик яратып уйнадым. Камил Вәлиев куйган «Айсылуның айлы кичләре»ндә Марфа образы якын. Камил абый куйган спектакльләрдәге барлык рольләрем дә кадерле. Ул аларны миңа дөрес итеп бирә алгангадыр бәлки.
– Сәкинә ханым, сез бәхетлеме?
– Бәхетсез дип әйтсәм, гөнаһ булыр. Бәхет бит ул бер мизгел. Аны кычкырып әйтергә ярамый. Тормышка чыгу, балаларым туу, сәхнәгә чыгу, рольләр – барысы да бәхет. Һәммәсен дә хәтерлим. Шулай, Әлмәткә килү белән миңа яңа роль биргәнче, Исәп-хисаптагы Нәзирә роленә керттеләр. Киттек Чаллыга. «Энергетик» залы шыгрым тулы. Спектакль беткәч, артистлар Илдар Гатауллин, Рәис Кирамов яныма килделәр дә: «Әйтерсең лә син бу театрда 20 ел эшлисең, шуның кадәр көчле уйнадың», – диделәр. Бәхетле мизгел иде бу!
– 16 яшьлек Сәкинәгә 60 яшьлек Сәкинә киңәш бирә алса, нинди сүзләр булыр иде ул?
– «Чит телләр өйрән, Сәкинә» дигән булыр идем. Хәзер чит илләргә еш чыгабыз. Телләрен белсәм, рәхәтләнеп сөйләшеп, аралашып йөрер идем. Аннан соң «Тагы да тырышыбрак укы, Сәкинә» дияр идем. Әмма тырышыбрак укыган Сәкинә медицина институтына кергән булыр иде.
– Әллә иң зур хыялыгыз шул идеме?
– Мин бит башта медицина институтына укырга кереп карадым. Узмадым. Озак уйлап тору юк, театр училищесына бардым да кердем. Чөнки күңелем барыбер артистлыкка тарта иде. Укытучы да булырга тели идем. Менә шушы өч һөнәр арасында адашып йөрдем мин. Әмма сәнгать юлын сайлап ялгышмаганмын.
Бәхет атлы хыял дәүләтенә үзләре юл салып баручылар ялгышмый. Тугры юлдашың да янәшәдән атлаганда тагы да ышанычлырак. Бәхет-сәгадәткә ирешүнең тәмен белгән Сәкинә Минханова белән килешми чарам юк: бәхетнең куркуы бар, пышылдап та әйтмә!
Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Кыскалыкта – осталык
– Яшәү кагыйдәгез?
– Бер-береңә һәрвакыт хөрмәтле булырга!
– Яраткан мәкалегез?
– Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән керми.
– Нинди әкияттә яшәргә теләр идегез?
– «Аленький цветочек»
– Мин беркайчан да...
– Авырмас идем
– Нәрсәдән куркасыз?
– Олыгайгач, кеше кулына калмасам ярар иде дип телим. 60 яшьтә җавабым шундый. Яшь чагымда ул башкачарак булыр иде, мөгаен.
– Тагын нинди талантка ия булырга теләр идегез?
– Җырлый, бии белсәм иде. Рамил, Мәдинә кебек. Менә шундый артистларга гашыйк мин.
– Теләкләрегез?
– Һәркемгә сәламәтлек телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа