Тукай онлайн берләштерә
Бөтен дөньяда яшәүче татарлар көтеп ала торган Туган тел көне – Шигырь бәйрәме быел күмәк чара буларак узмаячак, вәзгыять кушканча, Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чара онлайн гына оештырыла.
Әлмәттә ике дистә елдан артык язучыларга, журналистларга, сәнгать әһелләренә тапшырылып килүче Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премияне бирү дә быел кичектерелде.
Тарихта булмаган хәл! Елның-елында татар яшәгән һәр төбәктә 26 апрельдә «Туган тел» җыры яңгырый, ачык микрофонда шигырьләр укыла иде, милли моңнарыбызны тыңлап, үз телебездә аралашып, җан азыгы ала идек. Бу гына түгел, Әлмәт театры артистлары җәмәгать транспортында «Шагыйрь сүзе» проекты уздырып, шигырьләр укый, мәктәп-балалар бакчаларында әдәби чаралар оештырыла иде. Әмма зәхмәтле вирус бөтен дөньясына үзенең таҗын «кидерү» сәбәпле, бәйрәм быел тере очрашу урынына онлайн режимга күчә.
Һәркемгә үзен туган халкының бер өлеше итеп тою мөмкинлеге бирүче көн милләтне берләштерә, бербөтен итә – бу хакыйкать. Быел моны онлайнда сынап карарга туры килә. Шулай да Тукай һәйкәле янындагы мохитны беркем дә вәгъдә итми. Һәрхәлдә үзизоляция бу көннең әһәмиятен киметмәс дип ышанасы килә. Әлмәт зыялылары да шуңа өметләнә.
Рәфкать Шаһиев, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе:
- Быел бар да үзгә, башка форматта. Дөнья буйлап таралган афәт быелгы Шигырь бәйрәмен үзгә кысага кертте. 1956 елдан бирле бер ел да калмыйча, башкалабыз Казанда уздырылган Шигырь бәйрәме интернет челтәре аша онлайн форматта уза. Бәйрәм мәйданына язучылар да, өлкәннәр дә, студентлар, мәктәп укучылары да килмәс. Тик Тукай - буыннар шагыйре. Татар халкы бар җирдә Тукай бар, татар халкы яшәгәндә Тукай яшәячәк.
Тукай турында һәр шагыйрь яз саен яңа бер шигырен яза кебек. Шулай гадәткә кергән - шигырь бәйрәменә җыелуны һәр милләттәш «Тукайга килү» итеп күрә иде. Нихәл итәсең, тормыш бүген үз төзәтмәләрен кертә. Шигырьләрендә замандаш татар шагыйре Тукай белән сөйләшә, Тукайдан үзенә сыену эзли, замана хаксызлыкларыннан Тукайга зарлана, киңәш сорый. Гасырларны гасырлар алыштырса да Бөек Тукаебыз яшәрә, халкыбызга якыная гына бара. Халкым Тукаен үзенең маягы дип саный. Яңа буын да Тукайдан аерылмасын. Күңелләрдә Тукай рухы гасырлар аша барсын иде.
Фәридә Исмәгыйлова, Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры:
- Онлайн мине әллә ни кызыксындыра торган нәрсә түгел. Аеруча театр - тере сәнгать буларак. Узган ел да бәйрәмдә халык аз булуын күреп, күңелем кырылып кайткан иде. Яшерен-батырын түгел, бездә әлеге чарага халык килми, мәйдан күпчелек куып китерелгәннәр белән җыела. Бу - Әлмәттә татар зыялыларының юклыгы, ул катлауның бик юка булуыннан. Ничек
булса да, таныш-белешләр белән шунда очрашу үзенә бер ямь. Аралашу, шигырь, җыр тыңлау, балалар, артистлар чыгышын карау татар рухы булдыра, аны көчәйтә иде. Быел кәеф юк, әлбәттә. Шулай да Тукай күңелләрдә. Ул һәркемнең күңелендә булсын иде, көчләп кенә ятлатылган шигырьләр белән түгел. Татарлыкны йөрәгендә йөрткән соңгы татар булганда, Тукайны яшәтербез.
Минзифа Әхмәтшина, язучы:
- Уйланырга да, үткәннәрне искә төшереп, нәрсәдер үзгәртә алырмын дип хыялланырга да вакыт күп хәзер. Әлбәттә авыр, күзгә-күз карашып, җылы итеп сөйләшүләр юк. Әмма социаль челтәрләрдә адәм баласы активлашты, баксаң, ерактан торып укып та, эшләп тә була икән! Яраклаштык! Шулай да, җәмәгать, сабыр итеп көтеп утыра торган мәл түгел. Бу мөмкинлек, зур мөмкинлек! Безнең әле кулыбызда телефон, компьютер бар. Видеокитап, театр, киноларыбыз, татарча чыгышларыбыз, шигырь, җыр-мөнәҗәтләребезне бер-беребезгә, милләттәшләребезгә ирештерергә чын мәгънәсендә тулы мөмкинлегебез дә, хокукыбыз да бар. Халкым әйтә: «Үлеләрне тере иткән дә сүз, тереләрне үле иткән дә сүз». Дөньяда сүзебез бар! Бүген бигрәк тә бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көнендә һәйкәл янына барып, шигърият бәйрәме үткәрә алмаган хәлдә, кызуырак канлы булып, «Татарым, Илем, Телем» дип бердәм булырга чакырам. Чыгышларыгызны жәлләмәгез, туганнар! Социаль челтәрләрдә күрешкәнчегә кадәр!
Нәфисә Сабирҗанова, шагыйрә, «Җомга» тапшыруы авторы һәм алып баручысы:
Гадәттә, кар яуса да, таш яуса да бу көнне бөек шагыйрь һәйкәле янына жыела идек. Иртәдән үк күңелгә бәйрәм рухы кереп оялар иде. Мәйданда олысы, кечесе бер-берсен туганнарча якын күреп, үзебезчә татар телендә сәламләп, гапләшеп, фикер алышып йөрер иде. Көне буена ныгыган дуслык, туганлык, бердәмлек җепләре, жанга жыелган жылылык хисләре озак вакытларга житәр иде. Быел гына... Чарага аяк чалган көтелмәгән афәт күңелне бик төшерде, әлбәттә. Бигрәк тә, телебез кыенлыклар кичергән көннәрдә гел кирәкми иде бу. Тукай үзенең бөтен әсәрләрендә «милләтем» дип янган. Шуңа күрә дә без үзебезне Тукай каршында бурычлы дип тоярга тиеш. Милләтне, телне сакларга, үз язмышыбызны үзебез хәл итәргә тиеш тә бит...
Тукайга килү - матур традиция булып калсын иде. Бернигә карамастан, без аны дәвам итәргә, буыннан-буынга җиткерергә бурычлы. Быелгы тискәре сәбәпләр, үзизоляция шартлары гына бу чылбырны өзә алмас, иншаллаһ. Чөнки без инде тормыш сорауларына җавапны Тукай акылына, Тукай хисләренә таянып табарга, үз кыйблабызны Тукай кыйбласы белән барларга өйрәндек. Киләчәктә дә балаларыбыз, оныкларыбыз үзләренең иң нәзберек, нечкә, бәхәсле сорауларына жавапларны Тукайдан табарлар әле. Ышанам.
Гөлназ Гыйззәтуллина
Әлмәттә #ТукайлыӘлмәт проекты дәвам итә. Аңа һәркем кушыла ала. Моның өчен социаль челтәрләрдә шагыйрьнең татар яки рус телендәге шигырен сөйләп, видео урнаштырырга кирәк. #ТукайлыӘлмәт хэштегын кую аны карау даирәсен киңәйтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа