Энҗе Сәйфетдинова: «Төн йокымны качырырлык уйларым күп»
Сәхнә өчен бу туташта барлык сыйфатлар да бар: мөлаем, чибәр, сәләтле, бал корты кебек эшли, яңадан-яңа шөгыльләр үзләштерә, яңалыклардан курыкмый... Энҗе бөртеге!
Таныш булыгыз: Энҗе Сәйфетдинова - Әлмәт театрындагы «Адашкан ир», «Кар астында кайнар чишмә», «Тыкрыкта булды бу хәл», «Эзоп», «Хыял йорты», «Яшь йөрәкләр» спектакльләре аша тамашачы мәхәббәтен яулап алган актриса. Сәхнәдән генә түгел, экраннар аша да аны күпләр белә булыр. Энҗе Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» әсәренә нигезләнеп төшерелгән кыска метражлы фильмда да уйнады. Булат Җиһаншинның «Уяндым» клибында да Энҗене күрергә була. Яшь булуына карамастан, тәҗрибәсе дә, иҗат хәзинәсендәге казанышлары да ярыйсы гына саллы.
Бүген без Энҗенең үз дөньясының пәрдәсен бераз ачарга, аның тормышка карата фәлсәфи уйларын, эчке дөньясын ачып бирүче фикерләрен белешергә булдык.
- Үзеңне өч сүз белән тасвирла.
- Өч сүз генә җитми. Миндәге сүзләр җыелмасы бик күп һәм төрле. Дусларымнан сорагач: «Матурлык, акыл һәм батырлык» диделәр.
- Бүген иртән үз-үзеңә нәрсәне бүтән эшләмәм дип сүз бирдең?
- Ике ай элек шоколад ашамыйм дигән идем. Бүгенгә кадәр ашамыйм.
- Күбрәк акыл белән уйлап эш итәсеңме, яки йөрәк кушуы буенчамы?
- Йөрәк кушуы буенча.
- Үзеңне нинди чәчәк белән чагыштырасың?
- Пион. Алар матур, мөлаем. Әлбәттә, энҗе чәчәкләр белән дә.
- Башкарган рольләрең арасында иң якыны кайсысы?
- Барысы да якын, алар бит мин эшләп тапкан иҗат җимешләре.
- Исеңдә калган берәр кызыклы хәл.
- Театр училищесына укырга керергә җыенам. Комиссия минем аттестатымны карый. Барысы да бишле һәм бер дүртле тора. Элекке директор Гыйлемхан Һадиевич миңа: «Әйт әле, бишле куя алмаганмы инде бу укытучы, оятсыз, кырыс инде бу, аттестатны бозган. Кем ул?» - ди. Мин: «Әнием», - дип җавап бирдем. Әй кычкырып көлделәр. Әнием рус теле укытучысы иде һәм миңа «4»ле куйды.
- Еш гашыйк буласыңмы?
- Еш түгел. Ләкин матур кешеләр күрсәм, сокланам. Ә гашыйк булу комачауламый, артистларга ярдәм генә итә. Без бит эчке кичерешләргә бирелеп яши торган халык.
- Иң соңгы укыган китабың? Ни турында?
- Михаил Лабковскийның «Хочу и буду» китабы. Һәркемгә киңәш итәм. Китап кешенең психологиясе турында.
- Нинди күренеш синдә нәфрәт уята ала?
- Нәфрәт уятмый, ләкин ачуымны чыгара. Мәсәлән, зур дәрәҗәләргә ирешкән кеше гади кеше белән үзен өстен тотып, кыерсытып сөйләшсә.
- Әгәр үткәнгә кире кайту мөмкинлеге булса, нәрсәне үзгәртер идең?
- Үзгәртмәс идем. Барлык нәрсә дә үз вакыты белән була. Яшьләребез түгелгән көннәр дә ниндидер матур мизгелләргә алып килә.
- Булдыра алсаң, үзеңдә нинди сыйфатларны үзгәртер идең?
- Кешегә артык ачылып китү, ышануны. Калганнары үз урынында.
- Тагын нинди талантка ия булырга теләр идең?
- Мин Казан мәдәният институтында «Режиссер» бүлегендә укыйм. 5 нче курста. Режиссер талантына ия буласым, бәлки Татарстанда яхшы режиссерлар сафына да керәсем килә.
- Холкыңның иң яхшы ягы...
-Үз көчем белән, теләгәнемә ирешеп бару. Кеше сүзенә карамыйм, үз сүзем сүз. Тагын кешеләргә булышуым дияр идем, соңгы ыштанын салып бирүче мин инде ул.
- Аллаһы Тәгаләгә ышанасыңмы?
- Әлбәттә. Башкача булуы мөмкин түгел. Дәү әнием диндә. Ул миңа кечкенәдән сүрәләр өйрәтте, хәтта гарәп телен өйрәтүче түгәрәкләргә дә йөртте.
- Синең өчен тормышта иң мөһим әйберләр?
- Үземнең һәм якыннарымның исәнлеге. Яраткан эшем, дусларым һәм булачак гаиләм. Бик гади, шул ук вакытта мөһим әйберләр.
- Тормыш девизың?
- Русча әйткәндә, «каждый день становиться лучшей версией себя». Моңа, әлбәттә, тышкы кыяфәт тә, сәламәтлекне ныгыту да, эчке уй-тойгылар да, кешеләргә карата мөнәсәбәт тә, эштә яңа үрләр яулау да керә.
- Кемгә күбрәк ялганларга туры килә?
- Әнигәдер. Ул, әлбәттә, минем турыда барысын да белә, ләкин кайвакыт бик кыйммәтле нәрсәләр алсам, процедуралар ясатсам, бәясен ике-өч тапкыр киметеп әйтәм. Гафу ит, әнием.
- Быелгы җәйдә нинди яңа шөгыльләр үзләштердең?
- Биюгә йөри башладым. Элек бик яратып башкарган «ча-ча-ча»ны «яңа телдә» өйрәндем.
- Төн йокыңны качырырлык уйларың бармы?
- Алар күп. Йоклар алдыннан яңа максатлар куям, аларга ирешү өчен план төзим. Кайвакыт аларны язып кую өчен төн уртасында каләм, дәфтәр эзләп йөрим.
Гөлназ Гыйззәтуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа