Ясалма матур, шәрә һәм башкалар...
Ландыш Нигъмәтҗанованың инстаграмын карап-күзәтеп баручылар белә - Ландыш һәр комментарийга матур итеп җавап кайтара белә.
Әмма безнең халык зерә талантлы - алар тик торган телеграф баганасының да нерв күзәнәкләрен эзләп таба алучан. Әнә Ландыш битендә дә шул күренеш - җырчының җәйге күлмәктән төшеп, тәмле йокы теләгән бер фотосына: "Хәзерге заманда андый Ясалма матурлар күп инде ул... Керфек ясалма, каш ясатылган, чәч гафу итегез бөтенләй юк. Бизәнгән-кизәнгән инде, почти шәрә төшкән татар хатын-кызы!.." - дип шәрехнамә манчыган берәве. Өстәп, туктаусыз балаларының инстаграмга куюына да тәнкыйть яудырган, артык кыланмагыз инде, дип тә төгәлләгән...
Түзмәгән Ландыш - бик тулаем итеп, тозлап-борычлап ук булмаса да, үткәрерлек итеп җавап кайтарган. Кайтарырсың да шул - әле ярым шәрә фото булса иде, берәр гаурәт җире күренгән булса да, дәшми калырыең... Ә болай - иң үтеме, сиңа ташланган кеше теле белән сөйләшү. Әйбәткә - әйбәт, әшәкегә - үз чалгысы белән. Шунсыз булмый. Алайса муен турысына менеп утыручысы, һичшиксез, табылачак.
Гөлнара Җәлилова
Фото: Инстаграм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа