Зөлфәт Зиннуров Рөстәм Миңнехановны балаларны куян күчтәнәченнән мәхрүм итмәскә чакыра
Шушы көннәрдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларга 50% ташлама булганына бик каты кискен чыккан иде. “Кагыйдә бозу өчен нинди ташлама булырга мөмкин?” – диде Рөстәм Нургалиевич. Шоумен Зөлфәт Зиннуров исә үзенең инстаграмында Татарстан президентына мөрәҗәгать белән чыкты.
Зөлфәт әйтүенчә, штраф түләгәндә каралган 50% ташлама хисабына ул балаларына куян күчтәнәче алып кайта торган булган. Ә хәзер балалар нәүмиз калган. Зиннуров тәкъдиме буенча, штрафларны ике тапкыр күтәрергә мөмкин, ә ташламаны барыбер калдырырга кирәк, балалар жәл.
Фото: скриншот инстаграм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа