Татарстанда мәктәп формасы буенча яңа үзгәрешләр кертелде
Татарстанда мәктәп формасына таләпләр яңартылды.
Көннәр суыну сәбәпле мәктәп укучылары дәресләргә ачык төстә булмаган джемпер, свитер һәм пуловер киеп килү хокукына ия. Әлеге карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Шулай ук укучылар шакмаклы һәм буйлы киемнәр кия ала.
Укучылар киемнәренең фасоны һәм төсе хәзер һәр аерым мәгариф оешмасының норматив актлары буенча көйләнәчәк, диелгән карар текстында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа