Татарстанда “Rukami” фестивале онлайн форматта узачак
Быел идеяләр һәм технологияләр фестивале Россиянең 15 төбәгендә үткәрелә.
Фестиваль Татарстанның Талантлар Университеты, Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән 20-22 ноябрьдә онлайн форматта узачак. Анда яңа инновацион проектлар, шулай ук балалар һәм яшьләрнең техник иҗатының иң яхшы тәҗрибәләре тәкъдим ителәчәк. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә чараны оештыручылар хәбәр итте.
Проектны Россия венчур компаниясе командасы һәм милли технологик инициатива проектларына ярдәм фонды гамәлгә ашыра. Чараның максаты — балалар һәм яшьләрнең техник иҗатының иң яхшы тәҗрибәләрен һәм проектларын ачыклап күрсәтү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа