Әлмәттә “Машина йөртүче! Безнең гомер синең кулларда” акциясе узды
Бөтендөнья юл һәлакәте корбаннарын искә алу көненә багышланган акцияне Әлмәт ЮХИДИ бүлеге уздырды.
Чарада 7 нче мәктәпнең яшь инспекторлары да катнашты.
Акциянең максаты - юл һәлакәтләрен киметү.
Балалар машина йөртүчеләргә махсус символик билгеләр таратты һәм юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтү турында искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа