Татарстан укучыларын “Имин юллар” онлайн-олимпиадасында катнашырга чакыралар
Бәйге башлангыч сыйныфлар өчен үткәрелә.
Татарстанның 1-4 нче сыйныф укучылары юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен белү буенча бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнаша ала. Олимпиада «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында оештырыла. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
«Илкүләм проектны гамәлгә ашыруның ике елы эчендә Россия төбәкләрендә балаларга белем бирү һәм ял итү учреждениеләренә алып бара торган 1,4 меңгә якын юл ремонтланды. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары янындагы юллар куркынычсызракка әйләнсә дә, профилактика юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү өчен нәтиҗәле инструмент булып кала бирә. Балаларда юлларда имин тәртип культурасын формалаштыру иң мөһим бурыч булып тора», – дип искәрттеләр министрлыкта.
«Имин юллар» олимпиадасы 30 ноябрьдән 11 декабрьгә кадәр Учи.ру белем бирү платформасында узачак. Биремнәрне ярышлар башланган көнне шәхси кабинетта үтәп булачак. Аларны олимпиаданы үткәрү чорында теләсә кайсы уңайлы көндә узарга мөмкин. Ярыш башлангыч сыйныф укучылары өчен аңлаешлы һәм кызыклы интерактив укыту һәм тест биремнәреннән тора.
Онлайн-олимпиадага йомгак ясаганнан соң, катнашучылар дипломнар, сертификатлар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа