Әлмәтнең өстәмә белем бирү педагогы Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының III дәрәҗә лауреаты булды
Быел финалда Россиянең 35 субъектыннан 90 педагог катнашкан.
Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Оксана Боброва «Йөрәгемне балаларга бирәм» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының «Социаль-гуманитар юнәлештә өстәмә белем бирү педагогы» номинациясендә III дәрәҗә лауреаты булды.
РФ Мәгариф министрлыгы һәм РФ халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләренең һөнәри берлеге тарафыннан оештырылаган конкурс быел 16 нчы тапкыр үткәрелгән. Ул балаларга өстәмә белем бирү системасының төп педагогик конкурсы булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа