Әлмәттә җәяүлеләргә багышлау бәйрәме узды
Балалар барлык катнашучыларны да юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә чакырдылар
Шәһәрнең "Бәләкәч" балалар бакчасында “Җәяүлеләргә багышлау”узды.
Театральләштерелгән тамашада юл хәрәкәтендә катнашучылар, юл элементлары, транспорт чаралары, светофор, юл чите, тротуарлар һәм юл йөрү өлешен җәяү чыкканда хәрәкәт кагыйдәләре турында сөйләделәр.
Балалар олылардан башка юлга чыгарга ярамавын әйттеләр. Җәмәгать транспортына утыру һәм төшү кагыйдәләренә дә кагылып үтелде.
Чара ахырында балалар истәлекле бүләкләр алдылар.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге материаллары буенча
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа