Әлмәт укучылары “Игелекле эшләр” атнасында катнаша
Әлмәтнең 21 нче мәктәбе – «Дай 5» белем бирү үзәгендә игелекле эшләр атнасы бара.
Шәһәрнең 17 тыл хезмәтчәннәренә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына продуктлар пакеты тапшырылган.
Укучылар йортсыз калган хайваннарга азык-төлек җыйганнар.
Әлеге белем бирү оешмасы укучылары мөмкинлекләре чикле балалар өчен җиләк-җимеш җыйган.
Җилән-җимешнең бер өлеше Лениногорск шәһәренә җибәрелсә, икенче өлеше шәһәрнең мөмкинлекләре чикле балалар интернатына илткәннәр.
Шулай ук мәктәптә хәйрия ярминкәсе дә узачак.
Оештыручылар балаларга һәм аларның әти-әниләренә рәхмәт белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа