Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт районы мәктәпләрендә шахмат зоналары булдырыла

Проектның максаты-балаларның шәхси һәм интеллектуаль үсеше өчен шартлар булдыру, шулай ук кирәкле шартлар тудыру юлы белән эчтәлекле ял оештыру.

«Мәгариф» милли проекты кысаларында Әлмәт районында «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге комиссиясе тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә милли проектларны тормышка ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча инициативасы белән республиканың мәгариф учреждениеләрендә шахмат зоналары булдыру проекты тормышка ашырыла.

19 март көнне Әлмәт шәһәренең 13 нче урта мәктәбендә дә  шахмат зоналары ачылды. Шахмат комплектлары шәһәр Советы депутатлары «Римера» генераль директоры Станислав Великий, «Алнас» башкарма директоры Илдар Хәйруллин ярдәме белән сатып алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса