500дән артык әлмәтле беренче көнне рус теле буенча БДИ тапшырды
Имтиханның нәтиҗәләре 22 нче июнь көнне билгеле булачак.
Берәмләп керү, социаль дистанция һәм термометрия - рус теле буенча БДИ тапшыру процедурасы әнә шулай башланып китте.
Укучылар үзләре белән су, ручка, паспорт һәм шоколад алып керделәр.
Имтиханга телефон алып кереп булмый. Һәркем металорамка аша үтә. Барлык имтиханга килүчеләр дә мәҗбүри тәртиптә кулларын эшкәрттеләр, ә менә битлекне теләгән кеше генә киде.
БДИ вакытында мәктәпкә чит кешеләргә керергә рөхсәт ителмәгән. Имтихан 3 сәгать 30 минут дәвам иткән. Беренче көнне 507 кеше рус телен тапшырган. Укучылар үз нәтиҗәләрен 22 июньдә белә алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа