Әлмәт укучылары росгвардиячеләр янында экскурсиядә булдылар
Балалар сирена кычкыртып карадылар, Росгвардия хезмәткәрләренең тулы экипировкасының авырлыгын бәяли алдылар.
Әлмәт укучылары бронежилетны һәм шлемны киеп карадылар, шулай ук Росгвардиянең патруль машинасы белән идарә итүне дә күрделәр. Шулай итеп, бүлектә патриотик тәрбия дәресе үткәрелде.
Росгвардия взводы командиры Раил Шакиров балаларга хезмәт автомобиле җайланмасын һәм «кайнар клавишалар»ның ничек эшләвен күрсәтте.
Бронежилет Макаров пистолеты, Калашников автоматы һәм пычактан саклый. Барлык киемнең авырлыгы якынча 8 килограмм, кышкы вакытта 10 кг чамасы була, чөнки анда кышкы бушлатның да аырлыгы өстәлә.
"Бу беренче вакытта шулай авыр, аннары инде аңа кеше күнегә. Мин менә җиңел генә киеп куйдым. Көн дә киенгәч, бернинди дә авырлыгы юк кебек", - диде Әлмәт районы буенча ОВО взводы командиры Раил Шакиров.
Росгвардиянең Өч экипаж тәүлек буе шәһәр урамнарында патрульлек итә. Ә бүлектә үзәкләштерелгән идарәнең кизү пультлары күзләрне йоммый. Нәкъ менә алар беренче булып тревога сигналын кабул итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа