Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт җирлеге мәктәпләрендә унберенче сыйныфны тәмамлаучыларны хөрмәтләү дәвам итә

Мәктәп еллары - кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле булса, чыгарылыш кичәләре - тормышта бер генә тапкыр була торган мөһим вакыйга ул.

Матур күлмәк, прическалар, фотосессия, вальс әйләнү - болар барысы да фотокадрларда уелып кала... Бу көннәрдә Әлмәт җирлеге мәктәпләрендә унберенче сыйныфны тәмамлаучыларны хөрмәтләү дәвам итә.

Егетләр һәм кызлар унбер ел буе белем туплап, төрле олимпиадаларда, бәйгеләрдә катнаштылар, дулкынлану кичереп, бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырдылар. Әлмәт укучыларын бу истәлекле көн белән район башлыгы Тимур Нагуманов, мәгариф идарәсе җитәкчелеге, әти-әниләр, укытучылар кайнар котлый.

Мәктәпне быел 1127 укучы тәмамлаган, шуларның 953 е - агымдагы ел чыгарылышыныкы булса, калган 98 е - узган елныкылар. Быелгы чыгарылыш укучылары арасында 145 бала мәктәпне медальгә тәмамлаган. 10 чыгарылыш укучысы исә бердәм дәүләт имтиханыннан 100 балл җыю бәхетенә ирешкән.

Мәгариф идарәсе хәбәр итүенчә, иң югары балл җыючылар - шәһәр мәктәп-ләреннән. 12 нче мәктәптән Даниил Воробьев һәм 20 нче мәктәп укучысы Арина Арсланова химиядән 100 әр балл туплаганнар. Быел рус теленнән йөз балл җыючылар шактый булган. Шулар арасында 5 нче гимназия укучысы Эмилия Хәлфиева, 16 нчы мәктәптән Аделия Гыймранова, 23 нче «Менеджер» мәктәбеннән Риналь Шәйдуллин, 2 нче лицейдан Айнур Сабитов, Полина Новикова, Анастасия Шилинская, Эльвина Халикова. Ә 21 нче мәктәптән Ангелина Куликова җәмгыять белеменнән 100 балл туплаган.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына яңадан-яңа уңышлар һәм куелган максатларына ирешүләрен теләп калабыз. Киләчәктә аларның барысын да зур мөмкинлекләр, кызык-лы ачышлар, өмет тулы якты юл көтә.

Ирешкән уңышларыгыз, иҗади сәләтегез сезгә бар хыялларыгызны тормышка ашыруда ярдәм итсен!

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса