Әлмәттә мәгариф хезмәткәрләренең традицион август конференциясе узды
Очрашу Әлмәт муниципаль районында «Мәгариф» милли проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды. Биредә мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре узган елга йомгак ясап, яңа уку елына бурычлар билгеләделәр.
Конференциядә район башлыгы Тимур Нагуманов, Татарстан «Мәгарифне үстерү институты» стратегик үсеш буенча проректоры Равил Хәмитов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Валерий Гиздатуллин катнашты.
Узган уку елына нәтиҗә белән Әлмәт районы мәга-риф идарәсе начальнигы Ирина Павловская чыгыш ясады. Ирина Александровна билгеләп үткәнчә, бүген районда 89 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә 13 меңгә якын бала тәрбияләнә, 3 яшь тулган балаларның барысы да бакчага урнаштырылган. 3 яшькәчә булган сабыйларның 71,8 % ы шулай ук урыннар белән тәэмин ителгән (узган ел бу сан 70,1% тәшкил иткән). Соңгы биш елда шәһәр һәм районда 7 бакча сафка бастырылган, ә бу 1300 баланың әти-әнисе декрет ялыннан соң эшкә чыккан дигән сүз.
Ирина Павловская балага туган телендә белем һәм тәрбия бирүнең мөһимлеген дә ассызыклады, безнең төп бурыч - бу юнәлештә ата-аналар белән агарту эшләре алып бару, диде ул.
Мәктәпкәчә белем бирү системасындагы үзенчәлекләр хакында сүз барган вакытта ведомство җитәкчесе сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен тудырылган шартлар турында да әйтеп узды. Алар өчен уңайлы мохит булдыру аерым контрольдә тотыла. Бакчаларда авыру төрләренә карап җайлашкан 28 төркем эшли. Аларда 549 бала (шул исәптән 128 е инвалид статусында) тәрбияләнә. Моннан тыш 76 бала әти-әнисе теләге буенча гомуми белем бирү төркемнәренә йөри.
Татарстан нефтьчеләре ярдәме белән мәктәпкәчә белем бирү учреждение-ләрендә балалар үсеше өчен заманча мөмкинлекләр тудырыла. Тәҗрибәдә Рос-сиянең күренекле педагог-лары булдырган авторлык методикаларын куллану да - шуның ачык мисалы. Моннан тыш кайбер бакчаларда Монтессори методикасы куллану өчен җайланмалар, заманча спорт мәйданчыклары да урнаштырылган.
Әлмәт районында 63 белем бирү учреждениесе эш-ли, аларда 26 000 нән артык бала белем ала. Республика һәм Россия күләмендә олимпиадаларда мәктәп укучылары 74 призлы урын алган. Бу инде педагогларның тырышлыгы нәтиҗәсе дигән сүз, ә аларның максаты - укучыларга сыйфатлы белем бирү. Сыйфат дәрәҗәсен, әлбәттә, чыгарылыш имтиханнары нәтиҗәсе күрсәтә. Ә белгечләр аларның уңай якка үзгәрүен билгели.
Район тәрбиячеләре һәм укытучылары үзләре дә бәйгеләрдә сынатмый - узган уку елында педагогик составның 78% ы Татарстан һәм Россия күләмендәге бәйгеләрдә катнашып 57 призлы урын яулаган.
Татарстанда тормышка ашырыла торган «Үсеш ноктасы» федераль проекты укытучылар өчен генә түгел, укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен дә зур табыш һәм уңыш. Аның кысаларында төгәл фәннәрне тирәннән өйрәнү мөмкинлеге бирә торган җиһазландырылган сыйныфлар районның Ки-чүчат, Елховой, Новотроицк, Ямаш авылларында булдырылды.
Конференция кысаларында нәтиҗәләр ясалды, планнар төзелде. Быел ул заманча мәктәпнең цифрлы белем бирү системасын үстерү һәм «Үсеш ноктасы» проектын дәвам итүдән гыйбарәт. Цифрлы заманча технологияләр дигәндә беренче чиратта дәресләр яңа эволюцион дәрәҗәгә күчүен күзалларга кирәк. Бу өлкәдә булган тәҗрибәләре белән Габдрахман урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Әлфирә Миннәхмәтова һәм 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Надежда Парфилова уртаклашты. Моннан тыш конференциядә өстәмә белем бирүнең яңа моделе турында, мәгариф оешмасын үстерү механизмы буларак федераль проектлар турында фикер алыштылар. Балалар арасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасына тукталдылар.
Елдагыча, август киңәшмәсендә алдынгы педагогларны зурлап диплом, грамоталар, рәхмәт хатлары тапшырылды.
Рәдифә Ногманова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа