Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов: Әлегә мәктәпләрне ябарга планлаштырмыйбыз
Вәзгыятьне көн дә тикшереп торалар.
Әлмәттә сулыш-тын юллары авырулары белән авыручылар санының сезонлы артуы аркасында мәктәпләрне ябарга җыенмыйлар. Вәзгыять мониторингы көн саен дәвам итә. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов инстаграмда турыдан-туры эфир вакытында сөйләде.
"Укучыларның 20%ы авырса, рәсми нигездә мәктәпләрнең эшен туктатырга була. Әлегә бу күзәтелми, бүген иртән, 4,8% иде. Шуңа күрә теге яки бу мәктәпне карантинга җибәрү турында карар кабул итү өчен нигезләр юк", - дип төгәлләде чыгышын Тимур Нагуманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа