Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт дәүләт нефть институты студентлары полиция хезмәткәрләре белән очрашты

Студентларга яшьләр тарафыннан кылынган аеруча еш хокук бозулар турында сөйләделәр, шулай ук җинаять һәм административ кодексның кайбер маддәләре белән таныштырдылар.

Административ һәм җинаять законнарындагы хокукый белемнәр дәрәҗәсен күтәрү, яшьләр арасында хокук бозуларны һәм җинаятьчелекне кисәтү максатыннан полиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлеге начальнигы, подполковник Әскәров Вилсур Хәлил улы һәм җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные, полиция капитаны Идрисов Илдар Рәис улы институт кампусында студентлар белән очрашты.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Алар кеше организмына наркотик һәм психотроп матдәләрнең тискәре йогынтысы, аларны куллану, наркотик чаралар әйләнеше өлкәсендә хокук бозулар һәм җинаятьләр өчен җаваплылык нәтиҗәсендә киләчәктә авыр нәтиҗәләр турында сөйләделәр. Полиция хезмәткәрләре үзләренең күпьеллык тәҗрибәсеннән гыйбрәтле мисаллар китерделәр.

Моннан тыш, студентларга 22.00 сәгатьтән соң тулай торак буенча хәрәкәт итүне чикләү сәбәпләре һәм шартлары турында да искә төшерделәр.

Әңгәмә ахырында эчке эшләр органнары хезмәткәрләре студентларны үз гамәлләренә җаваплы карарга, киләчәкләре турында уйларга, үз сәламәтлекләрен сакларга һәм конструктив хезмәттәшлек ысуллары турында онытмаска өндәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса