Әлмәттә бөтенроссия сынлы диктанты узды
8 ноябрь көнне шәһәрнең 25нче мәктәбендә узды әлеге чара.
Диктантта 1,2,3,11, 15, 16, 17, 21, 25 мәктәпләрдән, инженерлык лицееннан, 2 нче лицейдан, 1 нче гимназиядән, Ямаш урта мәктәбеннән, 23 нче "Менеджер" урта мәктәбеннән 7-18 яшьлек укучылар катнашты.
Катнашучылар «Минем илем — минем тарихым " темасы буенча төрле техникаларда (графика, рәсем) эшләделәр.
Әлеге мәйданчык өчен диктантның 3 номинациясе тәкъдим ителде:
✅ Безнең шәһәр (җирлек)халкының яраткан урыны
✅ Тарихны кешеләр эшли: минем ватандашым турында сөйләячәкмен
✅ Бездә бәйрәмнәр ничек уза
Бу иҗади чара бәйрәм рухында узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа