Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә " Яшь профессионаллар" чемпионаты финалына катнашучыларны сайлап алу узды

Ярышлар 6 кешедән торган төркемнәрдә узды.

Әлмәт "Кванториум"ында Татарстаннан «Яшь профессионаллар» илкүләм чемпионаты финалына катнашучыларны сайлап алу узды. Ярышлар 15 ноябрьдән 19 ноябрьгә кадәр барды.

12-16 яшьлек яшь профессионаллар «Кванториум»га җыелдылар. Катнашучылар төркемнәрдә ярышты, барлыгы-2әр кешедән торган 6 команда. Юнәлеш - "виртуаль һәм өстәмә чынбарлыкны эшләү".

Күп кенә уку йортлары ворлд скилс чемпионатларында катнашучылар белән кызыксыналар. Бу балаларның инженер профильле белгечләр әзерләү өчен кирәкле белем багажы бар инде дип санала.

"Төп бүләк-олимпиячеләрнеке кебек, ворлдскилс штабы заказы буенча эшләнгән медаль, бу документ әлеге медальнең хокуклы булуын раслый. Бу медальләр киләчәктә балаларга югары уку йортларына кергәндә ярдәм итә", - дип хәбәр итте "Кванториум " технопаркы директоры Рамил Закиров.

«Яшь профессионаллар» илкүләм чемпионатының финалы киләсе елда Саранскида узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса