Мультфильм ясаучы кызлар
Балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә дип күп сөйлибез, күп язабыз. Төрле киңәшләр бирәбез, тәнкыйтьлибез.
Ә аны бары тик эшләргә генә кирәк. Нәтиҗәсе бер дә булмый калмас.
Әлбәттә, бүген, яңа туган сабыйдан алып әби-бабайларга кадәр телефонда, интернетта утырганда, мультфильм дигән маҗаралы дөнья да арткы планга күчеп бара. Чөнки анда да кешесе кеше, хайваны хайван түгел. Ә татарча мультфильмнар исә бик сирәк. Экраннардан сабыйларыбыз өчен туган телдә кызыклы маҗаралар күрсәтелсә, кече яшьтән үк туган телгә карата мәхәббәт тәр-бияләнер иде. Бу эшне безнең шәһәрдәшләребез уңышлы гына башкарып киләләр.
Бертуган Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар икесе дә укытучы, икесе дә балалар язучысы. Алар һәрвакыт иҗатта, һәр-даим хәрәкәттә. Әле күптән түгел генә «Шаян ТВ» каналы аларның әкиятләре буенча эшләнгән татарча мультфильм күрсәтте. Шул уңайдан без Лилия ханым белән сөйләштек.
- Сез бик актив эшчәнлек алып барасыз. Үзегезнең әкиятләрне мультфильм итү теләге кайчан, ничек барлыкка килде?
- Татарстан Язучылар берлеге каршында эшләп килүче балалар әдәбияты остаханәсендә иҗатымны тикшергәндә Рифат Сәлах әкиятләрем турында: «Лилия Фәрхетдинова әкиятләре мультфильм төшерер өчен менә дигән», - дигән иде. Андагы танылган балалар язучылары да шул фикерне хупладылар. Ә минем күңелемдә Рифат әйткән сүзләр хыялга әйләнде.
- Лилия ханым, кемнәр ярдәм итте һәм кемнәр эшләде ул мультфильмны?
- «Милли мультфест» дигән бәйге игълан ителгәч, мәктәбебездә эшләүче рәсем укытучысы Мария Нургалиева балаларга мультфильм ясап карарга һәм шул бәйгедә катнашырга тәкъдим итте. Уйлагач, минем иҗатым буенча эшләргә булдылар. Балалар өч телдә чыккан әкият китабымны укып, үзләренә ошаган әкиятне сайлап алдылар һәм мультфильм төшерделәр. Проектның җитәкчеләре Мария Нургалиева һәм үзем булдым. «Тылсымлы кар йомарламы» мультфильмын башыннан алып ахырына кадәр Марина Бабина белән Полина Нәбиевалар ясады. Без киңәш кенә биреп тордык. Икенче мультфильмны Лиана Шагарова һәм Ксения Мануйловалар эшләде. Алар «Галәм гизү» шигыремә мультфильм төшерделәр һәм «Компьютер грамоталылыгы» дигән бәйгедә катнашып 3 нче урын алдылар. Дүрт кыз да мультфильмны ясар өчен дәрестән соң калып татарча укырга өйрәнделәр. «Тылсымлы кар йомарламы» мультфильмы «Милли мультфест»та зона этабында җиңүче булды. Мультфильм геройларын пластилиннан кызлар үзләре ясадылар, төшерделәр, монтажладылар, тавышландырдылар, үзләре музыка сайлап бизәделәр. Һәм әзер мультфильм-нарны конкурсларга җибәрдек.
- «Шаян ТВ» белән алга таба эшләү планнары бармы? «Күчтәнәч» тапшыруы инде ничә әкиятегезне татар баласына җиткерде?
- «Шаян ТВ»га да рәхмәтем чиксез. Алар минем бик күп әкиятемне һәм Резеданың күп шигырьләрен «Күчтәнәч» тапшыруында укыдылар. Алар тапшырган әкиятләрне һәм шигырьләрне санаган юк. Резеда Фәрхетдинова сүзләренә Эльмира Гыйльфанова көй язган «Светофор» җыры «Шаян ТВ» үткәргән халыкара балалар җыры конкурсында былтыр җиңү яулаган иде. Икебез дә «Шаян ТВ»га чиксез рәхмәтлебез.
- Балалар өчен язганда миллилек һәм заманчалыкны берләштерү авыр түгелме?
- Балаларның телләре туган телдә ачылсын дип, Резеда да, мин дә сабыйларга язабыз. Иҗат итү һәрвакыт беркемгә дә җиңел булмаган. Тырышабыз, миллилекне дә, заманчалыкны да бер-ләштерергә тырышабыз. Иң мөһиме - туган телебездә сөйләшә, укый-яза, фикерли белгән яхшы Кешеләр булып үссеннәр балалар.
- Рәхмәт сезгә. Һәрвакыт уңышлар гына юлдаш булсын!
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа