Мөгаллимнәр мөгаллиме
Әлеге халыкчан, дәрәҗәле исемне горур йөртүче Лилия Кәшиф кызы Мирвәлиева турында кемдер нидер әйтергә тели икән, иң әүвәл: «Ул - укытучы! Ул - остаз!» - дияр.
Ә укучылары, әлбәттә: «Иң яхшы, таләпчән, тирән белемле киләчәк укытучысы!» - дип өстәп куяр.
Туган телне яратуы аны мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1993 елда Чаллы дәүләт педагогия институтына алып килә. Студент елларында ул бик теләп фәнни түгәрәкләргә йөри, конференцияләрдә төрле фәнни ачышлары, киләчәккә гамәли планнары белән уртаклаша, туган татар телен чын мәгънәсендә фәнни яссылыкта өйрәнә.
Мәктәптә эшли башлавына ике дистә елдан артык вакыт узган педагог үзенең һәр дәресен югары методологик форматта үткәрә. Укытучылар теле белән әйтсәк, аның һәр дәресе «ачык дәрес» форматында. Әлбәттә, татар теле һәм әдәбияты укытучылары район методик берләшмәсе җитәкчесе, 2 нче лицейның уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары буларак, коллегаларыннан да шуны таләп итә, шул дәрәҗәгә ире-шүгә ярдәм итә.
Киләчәк укытучысы барыннан да элек шәхес. Лилия Кәшифовна шәхес буларак та, заман укытучысына хас сыйфатлары белән дә бик күпләргә үрнәк, өлге булып тора.
Кызыклы бер закончалык яши: иҗадилык белән эшли белгән укытучы гына югары үрләргә ирешә ала. Лилия Мирвәлиева үсеп килүче буынга рухи азык бирүче, аларның үз милләтенең лаеклы уллары-кызлары булып үсүенә өлеш кертүче укытучы. Бу юнәлештә эшләнгән эшләр шактый. Һәрдаим Әлмәт драма театры артистлары, төбәгебез язучылары, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләре белән кичәләр, осталык дәресләре оештыра. «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсе җи-тәкчесе, шагыйрә Миңзифа Әхмәтшина, халык шагыйре Клара Булатова белән йорт-музеенда очрашу, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Сирена Җиһаншиналар белән түгәрәк өстәлләр, Р. Фәхреддин мемориаль музее директоры Диләрә Гыймранова уздырган дәресләр, яшь артистлар Динар Хөснетдинов, Фаил Сафиуллин белән очрашулар, сәнгатьле уку буенча осталык дәресләре - шул эшчәнлекнең матур күренешләре. Педагог-җитәкченең яшь буында театр сәнгате белән кызыксынуга омтылыш тудыруы, рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга керткән өлеше зур игътибарга лаек.
Иҗтимагый һәм мәгъри-фәтчелек эшчәнлегенең яңа бер төре буларак, шәһәр мәктәпләре укучылары арасында беренче татарча квест оештыручыларның да берсе ул. Шәһәр паркы базасында үткәрелә торган бу чара укучылар һәм укытучылар күңеленә хуш килде. Укучылар теләге буенча ул ел саен үткәрелеп, форматы яңартылачак, жюрига Әлмәт драма театрының яшь артистларын, төбәк журналистларын җәлеп итү планлаштырыла.
Үсеп килүче буынга рухи тәрбия бирүче һәм милли мәдәниятне үстерүгә өлеш кертүче Лилия Мирвә-лиеваның эшчәнлеге «Иҗ-тимагый һәм мәгъри-фәтчелек эшчәнлеге» номинациясе буенча Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премиягә бик тә лаек.
Илгизә Шәмсиева, 2 нче лицейның туган (татар) тел укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа