Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Русалочка» - иң заманча балалар бакчасы

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район башлыгы Тимур Нагуманов белән берлектә 140 урынга исәпләнгән «Русалочка» балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты.

Бу көнне Урсалы халкы, аеруча яшь әти-әниләр түземсезлек белән, күптән көткәннәр иде инде.

Бина ерактан ук матур булып күренеп тора, монда 6 төркем эшләячәк, шуларның өчесе - 3 яшькә кадәрге балалар өчен. Шулай ук логопед төркеме дә бар. Парламент башлыгы бакчаның заманча проект нигезендә төзелүен һәм балаларны тәр-бияләүдә бар уңайлыклар да тудырылуын ассызыклады.

- Бик яхшы проект сайлагансыз. Искиткеч матур, заманча. Уеннар өчен дә, йокы өчен дә, азык-төлек блогы - барысы да бар. Балалар бакчасын төзегән төзүчеләргә дә, подрядчыларга да рәхмәт белдерәсем килә, - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе. Һәм балалар бакчасына уенчыклар алу өчен сертификат тапшырды.

Балалар бакчасы мөдире Елена Инзерованың шатлыгы йөзенә чыккан. Ул барысына да үзенең рәхмәтләрен җиткерде. Ә иң куанганнары әти-әниләр һәм сабыйлар булгандыр.

Балалар бакчасы бинасы ике катлы. Ишегалдында җәй көне кече һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уен мәйданчыклары, шулай ук гомуми физкультура мәйданчыгы җиһазландырылачак. Мөмкин-лекләре чикләнгән кешеләргә бинага керү өчен пандус бар. Мәктәпкәчә учреждение бер яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга исәпләнгән.

- Урсалының яңа өлеше - ул күп балалы район. Безнең күп балалы гаиләләребез монда җир участоклары алды. Балалар бакчага йөри алсын өчен, өй янындагы инфраструктура кирәклеге турында сораулар күп булды. Бу бүгенге көндә иң заманча балалар бакчасы, - дип ассызыклады Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов.

Балалар бакчасына йөрү өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса