Әлмәттә милли мәдәниятләр фестивале узды
Чарада катнашкан 9 команда илебез территориясендә яшәүче халыкларның көнкүрешен һәм мәдәниятен тәкъдим итте.
Халыкара туган тел көне кысаларында Әлмәт муниципаль районы мәгариф учреждениеләре командалары арасында милли мәдәниятләр фестивале узды.
Барлыгы 9 команда катнашты, алар безнең ил территориясендә яшәүче халыкларның көнкүрешен һәм мәдәниятен тәкъдим иттеләр. "Халык һөнәрчелеге" һәм милли ризыклар әзерләү буенча мастер-класслар күрсәттеләр. Шулай ук Россиянең төрле почмакларыннан килгән мәдәни мирас объектлары турында сөйләделәр.
Жюри бер тавыштан җиңүчеләрне сайлады-алар 4 нче урта мәктәп командасы булды. Алар икенче ел рәттән иң яхшысы булып таныла һәм фестивальнең күчмә кубогын ала.
1 урынны 22 "Алсу" балалар бакчасы һәм 6 нчы "Жар птица" балалар бакчасы командалары бүлеште.
2 урында 25 нче урта мәктәп, 43 нче мәктәп һәм 2 нче мәктәп командалары.
3 урында 13 нче урта мәктәп, Кичүчат урта мәктәбе һәм 2 нче Түбән Мактама урта мәктәбе командасы.
Фото: районның мәгариф идарәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа