Уңышка өч адым
Әлмәт шәһәре 1 нче лицей-интернатында милли белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә максатчан эш алып барыла.
Әлеге уку йорты укучылары һәм укытучыларының шактый бай тәҗрибәсе һәм зур уңышлары бар.
Март аеның соңгы көннәрен-дә алар үзләренең «Уңышка өч адым» дип аталган осталык семинарын районыбыз-ның туган тел һәм әдәбияты укытучыларына тәкъдир иттеләр.
Уңышка ирешүнең беренче адымы - туган тел һәм әдәбияты дәресләренең нәтиҗәлелеге. Мөгаллим-нәр дәрестә коммуникатив технологияләргә, үстерелешле укыту һәм Альберт Гатуф улы Яхин технологиясенә өстенлек бирәләр. «Максатыбыз - туган телгә мәхәббәт, татар әдәбиятына кызыксыну
уяту, милли рух тәрбияләү», - ди алар.
Уңышка ирешүнең икенче адымы - сәләтле балалар белән эшләү, татар теле һәм әдәбияты буенча район, республика, халыкара олимпиадаларда катнашу; «Илһам», «Мультфест» бәйгеләрендә һәм төрле дә-рәҗәдәге фәнни-гамәли кон-ференцияләрдә үз көчләрен сынау.
Өченче адым - сыйныфтан тыш чаралар. Аларны бер үк вакытта үткәннең иң матур үрнәкләрен сайлап заманчалаштыру. Әле-ге чараларга күренекле шәхесләребезне: төбәк язучыларын, җырчылар, рәссамнарны, шулай ук әти-әниләрне җәлеп итү.
Семинар кысаларында лицей коллективы әнә шул уңышка ирешү адымна-рының серен ачты: туган тел һәм әдәбияты укытучылары Зөлфия Минсалих кызы Исмәгыйлева, Айгөл Фәнзәт кызы Хәбибуллина, Гөлшат Нәшат кызы Хәсәнова ачык дәресләр күрсәттеләр; лицей егетләре Марсель Ха-җиев һәм Салих Куряев үзләренең нәсел шәҗәрәләре белән таныштырдылар, 11 нче сыйныф укучысы Камил Әһлиев үзенең «Мульт-фест» бәйгесендә җиңүгә лаек булган мобиль кушымтасын тәкъдим итте.
Семинарның кульминацион ноктасы «Чикләвек» интеллектуаль уены булды. Уен туган телебез, әдә-биятыбыз, мәдәниятебез, тарихыбыз, милли гореф-гадәтләр һәм йолаларыбызга багышланды. Семинарга килгән укытучылар биш командага бүленеп, укучылар әзерләгән кызыклы да, катлаулы да сорау-биремнәрне чиштеләр, иҗади биремнәр башкардылар. «Чикләвек» укучыларның күркәм чыгышлары белән үрелеп барды.
Семинар кунаклары әлеге чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм яңа фор-матның бик отышлы булуын билгеләделәр.
Айгөл Хәбибуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа