Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Туган телле, Тукайлы без!

15 апрель көнне «У Тукая» яшүсмерләр клубында Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан нәфис сүз осталарының әдәбият-сәнгать бәйгесе узды.

Тукай. Бу исем кечкенәдән үк күңелебезгә сеңгән. Ул - татар милләтен күтәрүче, аның миллилеген исбат итүче. Габдулла Тукай кыска гына гомере эчендә якты эз калдырган бөек шәхес. Иң сөендергәне шул, Тукай иҗаты онытылмый: ятлана, җырлана, сөйләнелә. Бу өлкәдә балалар бакчаларының, мәктәпләрнең, балалар һәм яшүсмерләр клубларының роле дә бәяләп бетергесез.  

15 апрель көнне «У Тукая» яшүсмерләр клубында Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан нәфис сүз осталарының әдәбият-сәнгать бәйгесе узды. Биредә аны 2003 елдан башлап үткәрәләр. Максат - шигъри әсәрләрне башкару сәнгатен популярлаштыру, катнашучыларның сәнгати, эстетик һәм әхла-кый зәвыкларын үстерү, татар халкының милли гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү, үсеп килүче яшь буынга Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты үрнәгендә патриотик тәрбия бирү, ди оештыручылар.

Бәйгедә шигърияткә гашыйк 40 ка якын укучы катнашты. Алар ике категориядә көч сынаштылар. 12-14 яшь-лекләр арасында беренче урынга - Рузәл Шәмсиев, Тимур Бакиров, Владислава Пашкинцева, Әмир Шәңгәрәев, икенче урынга - Карина Панкова, Элеонора Минхәерова, Алсу Сабитовалар, өченче урынга Рузилә Мортазина, Кадрия Нуртдиновалар лаек булды.

15-18 яшьлекләр арасында беренче - Илназ Закиров, Виктория Чебулаева, икенче урында - Адилә Хәйруллина, Сабина Вагыйзова. Өченче урын хуҗалары - Азалия Хәбипова, Яна Кассирова.

Иң яхшы башкаручылар 26 апрельдә шагыйрь иҗатына багышланган митингта катнашачак.

 

Резедә Шәмсуллина

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса