Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ак юллар сезгә, егетләр-кызлар!

25 май көнне районның барлык мәктәпләрендә дә  соңгы кыңгырау чыңлады.

Соңгы кыңгырау, соңгы чыңлау... Кабатланмас хатирәләр... Дулкынландыргыч мизгелләр...

Быел Әлмәт җирлегендә 971 укучы 11 нче сыйныфны тәмамлады. Шуларның 958 е БДИ, 13 е дәүләт чыгарылыш имтиханын бирәчәк. 9 нчы сыйныфны 2083 бала тәмамлаган, аларның барысын да гомуми дәүләт имтиханнары көтә.

Авыл һәм шәһәр мәк-тәпләрендә узган тантаналы бәйрәм чаралары быел гадәттәгечә, ата-аналар, килгән кунаклар белән берлектә үткәрелде. Көн бик матур булды, укучы-ларның күбесе совет чорындагы форма һәм ак алъяпкычлардан иде. Шатлыклы һәм шул ук вакытта моңсу бәйрәм... Минемчә, ул авыл мәктәпләре өчен икеләтә моңсу булгандыр. Чыгарылыш сыйныф уку-чыларының саны бик аз булгангадыр инде, аларның һәрберсе үзенчә якын, кадерле. 

Сыйныф бүлмәләре балалар белән тулып, кайчандыр «А», «Б», «В» класслары булып гөрләп торган авыл мәктәпләренең күпчелеге «оптимизация» узып, урта мәктәптән тугызъеллыкка, кайберләре башлангыч мәктәпкә генә калды. Чыннан да, бу бик моңсу күренеш. Мисал өчен, быел Сөләй мәктәбендә 9 нчы сыйныфны 8 бала, Елховой мәктәбенең 11 нче сыйныфын бары 4 укучы тәмамлаган. Яңа Нәдер урта мәктәбенең дә чыгарылыш сыйныфында 7 укучы, ә Кичүнекен исә бары 2 бала гына тәмамлаган...

Нишлисең инде, бүгенге көндә авылдан шәһәргә йөреп укучылар күбрәк шул. Бу әле авылда яшьләр кими дигән сүз түгел түгелен, тик киләчәк турында уйланырга җирлек бар. Моннан тыш, мәктәпне тәмамлаучы укучылар арасында бер тенденция күзәтелә: балалар шушы үзләре туган җирлектә яки Әлмәттә генә түгел, хәтта Казанга бару турында хыялланмый, бәлки Мәскәү һәм Санкт-Петербург югары уку йортларына омтыла. Бу начар түгел, югарыга омтылу әйбәт анысы. Тик шуны әйтәсе килә - соңгы вакыйгалар патриотизмның яшьләр арасында юкка чыгуын күр-сәткән кебек, туган якка, туган җиргә булган мәхәббәт тә мәктәп эскәмиясеннән башлансын иде.

Әмма ничек кенә булмасын, ап-ак чәчәкле ямьле май ае инде узып бара, укулар тәмамланды, чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәпләре белән саубуллашты, укытучыларына ихлас рәхмәтләрен җиткереп, остазларыннан мөстәкыйль тормышка хәер-фатиха алырга да өлгерде. Яшьләрнең барысын да сынаулардан торган тормыш юлы көтә. Бәхеткә илтер ак юллар сезгә, хөрмәтле укучылар!

Тарихи белешмә

«Соңгы кыңгырау» бәйрә-менең тарихы узган гасырның 40 нчы елларына барып тоташа. Аны РСФСРның атказанган укытучысы Федор Федорович Брюховецкий уйлап тапкан. Нәкъ менә шушы укытучының инициативасы белән 1948 елның 25 маенда 182 нче Мәскәү мәктәбендә  беренче тапкыр «Соңгы кыңгырау» бәйрәме уздырыла да инде. Бу чараны соңрак башкалар да хуп-лап ала, шулай да 1971 елга кадәр мәктәпләрдә бу бәйрәм массакүләм төстә үткәрелми.

Хөкүмәтнең 1972 елда «Соңгы кыңгырау» бәйрәмен гамәлгә кую турындагы карары кабул ителгәннән соң гына бу чараны оештыру һәр мәгариф учреждениесенә мәҗбүри рәвештә йөкләтелә. Тантаналы линейка, директор, укытучылар, әти-әниләр чыгышы, ак алъяпкычлы мәктәп күлмәкләре, ак бантиклар, «Чыгарылыш сыйныф укучысы»дип язылган атлас тасма һәм мәктәпне тәмамлаган укучының иңенә утырып, чын кыңгырау чыңлатучы беренче сыйныф укучысы бәйрәм чарасының алыштыргысыз төп традицияләре итеп билгеләнә.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса