Әлмәтлеләр зур этнографик диктант яздылар
Илнең һәр төбәгендә «Зур этнографик диктант» VII халыкара акциясе узды.
Әлмәттә 215 катнашучы "Адымнар-Әлмәт" полилингваль гимназиясе мәйданчыгында һәм үзәк китапханәдә Россия, Татарстан халыклары традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен белүләрен тикшерде. Акциядә шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары, педагоглар, ата - аналар һәм башкалар катнашты. Уңайлы мәйданчык тапмаган яки диктант язарга өлгермәгәннәр өчен 8 ноябрьгә кадәр онлайн форматта белем тикшерү мөмкинлеге бар.
Диктант 30 тестны үз эченә ала. Федераль тематикага кагылышлы 20 сорау һәм һәр конкрет төбәкнең милли үзенчәлегенә бәйле 10 бирем бар. Гадәттә, бу сораулар мәктәп программасыннан түгел. Монда эрудиция дәрәҗәсен һәм киң карашны күрсәтергә кирәк.
Диктант нәтиҗәләре, биремнәргә дөрес җаваплар һәм хаталар сайтта булачак.
Ландыш Зарипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа