Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә туган тел турында түгәрәк өстәл узды

Чара «Адымнар»да узды.

Кунаклар өчен «Җырлы-моңлы балачак» концерт программасы әзерләнде, анда укучылар Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр, баянда «Әпипә» көен уйнадылар, бишек җырлары башкардылар.

Шулай ук гимназия укучыларының әти-әниләре белән бергә эш алып барылды. Алар ни өчен үз балалары өчен "Адымнар" ны сайлаганнарын сөйләделәр. Әлбәттә, полилингвальлек беренче урында тора. Татар телен өйрәнү ата-аналар өчен мөһим роль уйный.

"Туган татар җирендә яшәп, күпләребез туган телнең кыйммәтлеген сизми кала. Чит илдә яшәүче татарлар безгә карганда туган телне саклау һәм үстерү кирәклеген күбрәк аңлыйлар. Безнең бурыч – моны төзәтү", - диде бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе һәм «Әлмәт хәбәрләре» газетасы баш мөхәррире Ландыш Зарипова.
 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса