Мәктәп укучылары - милләт сагында
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан традицияләребезне саклап калуга игътибар тагын да артты.
Районыбызда төрле милләт һәм конфессия вәкилләре үзара тату яши. Алар милли бәйрәмнәрдә үз халкына гына хас булган йолаларны күрсәтеп, бай мәдәниятләре белән таныштыралар.
Район күләмендә инде җиденче тапкыр узучы Милли мәдәниятләр фестивале быел Әлмәт районының 23 мәктә-бен колачлады.
Гыйнвар аенда гаризалар кабул ителә башлавын белгәч, без дә көчебезне сынап карарга булдык. Балалар бу яңалыкны бик шатланып кабул иттеләр. Нинди милләт мәдәниятен күрсәтергә, дигән сорау тугач та, озак уйлап тормадык. Укучылар да, укытучылар да бертавыштан: «Татар мәктәбе бит без, әйдәгез, үзебезнең матур йолаларыбызны күрсәтик», - диделәр.
Мин, сәнгать һәм музыка укытучысы буларак, чыгышыбызга сценарий әзерләүне үз өстемә алдым.
Иҗади конкурс бер-ничә этаптан торды. Беренчесендә «Кичке уен» күрсәттек. Егетләр һәм кызлар «Иделләре-күлләре» татар халык җырына биеп-җырла-дылар.
Икенче өлештә милли уенчык ясау буенча мастер-класс тәкъдим итәргә кирәк иде. 3 нче сыйныф укытучысы Резедә Әюпова - әби, аның укучысы Ралия Ибраһимова - оныгы ролендә жю-ри әгъзаларына татар курчакларын ясап күрсәттеләр. Әби сандыгында булган байлыкларны - татар хатын-кызының бизәнгечләре: хәситә, чулпы, чигүле кулъяулыкларын да алып күрсәтте.
Чыгышыбызның кульминацион ноктасы татар халкының борынгы йолаларыннан берсе - каз өмәсенә туры килде. Театраль күренеш кызларның казларны көянтәләргә асып, су буеннан кайтканыннан башланып китте. Алар төшкән җиргә егетләр дә килеп җитте. Каз өмәсендә гел шулай булган: эше дә, уен-көлкесе дә бергә. Кызлар егетләргә канат сатып, такмаклар әйтешеп, уйнап та алдылар. Аннан кызлар «Каз канаты» җырына лирик бию бүләк итте-ләр.
Каз өмәсе күренеше килгән кунакларыбызны аеруча шаккатырды. Әле соңыннан да, «Ягез, без дә казларыгыз белән фотога төшик», дип, истәлеккә күмәк фото ясадык. Бүген дә бит авылларда каз өмәләрен оештыручылар бар. Элекке төсле булмаса да, йоласына туры китерергә тырышалар.
Шулай ук конкурс-ның бер өлешендә халыкның милли аш-сулары белән таныштырырга кирәк иде. 7 нче сыйныф укучысы Әдилә Сәхапова татар халкының иң тәмле чәй ризыкларыннан берсе - гөбәдия турында сөйләде. Аны әнисе - тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ләйсән Гайнетдин кызы белән бергә пешереп килгәннәр.
Атмосфераны тагын да баетып җибәрер өчен, мәктәп холлында татар өе күренеше, сандык кебек декорацияләр куелды, кул эшләреннән күргәзмә дә әзерләнде. Анда укучыларның да, укытучыларыбызның да осталыгын чагылдырган әйберләр урын алды.
Тамашаны килгән кунакларыбыз гына түгел, бөтен мәктәп укучылары да җыелып карады. Жюри әгъзаларының канәгать калуын тойгач, катнашкан укучылар да, укытучылар да нык шатландылар. Дөресен генә әйткәндә, мондый бәйгеләрнең иң кызык өлеше - ул әзерләнгән мәл. Репетицияләрдә балалар, укытучылар бер-берсенә тагын да якыная гына. Ә инде уртак эшнең яхшы нәтиҗәләрен күргәч, алга таба тагын да тырышыбрак эшләргә дәрт уяна.
Фестивальне Әлмәт-нең балалар-үсмерләр иҗаты үзәгендә узган тантаналы чара йомгаклады. Үзәк залына бәйгедә катнашкан 23 мәктәпнең укучылары җыелган иде. Һәркем милли киемнәрдән. Сәхнәдә төрле милләт мәдәниятен чагылдырган номерлар бер-берсен алмаштырып торды.
Бәйрәмгә Әлмәт рай-онындагы төрле мил-ләт автономияләре җи-тәкчеләре дә килгән иде.
Ниһаять, бәйгенең җиңүчеләрен игълан итәр чак җитте. Безнең мәктәп җиңүчеләр арасында булды. Укучылар белән сәхнә түренә чыгып, оештыручылар кулыннан 2 нче дәрәҗә диплом һәм истәлекле бүләкләр алдык. Шушы шатлык-лы мизгелләр укучылар күңеленә озак елларга җитәрлек истәлек булып уелып калгандыр.
Мондый фестиваль-ләр яшь буынны үз халкы традицияләренә карата сакчыл булырга гына түгел, ә башкаларны да ихтирам итәргә һәм толерант булырга өйрәтә. Без, укытучы һәм остаз буларак, шушы миссия өчен җаваплы, аны беркайчан да онытмыйча, тормышка ашырырга тиешбез.
Илсөяр Мансурова,
Миңлебай мәктәбенең
музыка һәм сәнгать укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа