Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәпне белешергә вакыт

Әлмәттә беренче сыйныфларга гаризалар кабул итү бара.

30 марттан башлап ата-аналар өч ай дәвамында тору урыннары буенча мәктәпкә документлар тапшыра алалар.

Моны өч төрле ысул белән эшләргә була. Аларның һәрберсе турында Әлмәт районы мәгариф идарәсе начальнигы Ирина Павловская тәфсилләп сөйләде.

Ул шулай ук үзегез яшәгән йортның кайсы уку йортына беркетел-гәнен ничек белешергә һәм урыннар җитмәүне сәбәп итеп документларыгызны кабул итү-дән баш тартканда нишләргә кирәклеген дә аңлатты.

Тиздән балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләре узачак һәм сентябрьдә инде кичәге сабыйларны тормышның яңа этабы - мәктәп көтә. Әмма баланы теге яки бу гомуми белем бирү оешмасына укырга бирү турында ата-аналарга бүгеннән үк кайгыртырга кирәк - гаризалар тапшыру 30 мартта ук башланды.

- Белем бирү учреждениеләрендә аларга беркетелгән йортлар буенча документлар кабул итү 30 июньгә кадәр барачак, ә 6 июльдән прописка буенча кабул итә башлаячаклар, - дип төгәллек кертте Ирина Павловская.

Булачак беренче сыйныф укучысының теркәлү урыны буенча кайсы мәктәпкә укырга керә алуын ӘМР мәгариф идарәсе сайтыннан белергә мөмкин. Шулай ук адреслар исемлеге интернетта мәктәпләрнең сәхифәләрендә урнаштырылган.

Татарстан һәм Россия дәүләт хезмәтләре порталларында гаризаларны электрон рәвештә кабул итү бара. Аларны кулдан язып тапшырырга да мөмкин. Тагын бер ысул - уведомление белән почта аша җибәрү.

Кирәкле документлар исемлеге үзгәреш-сез калды. Әгәр гаризаны әни кеше яза икән, аңа үзенең паспорты һәм баланың туу турындагы таныклыгы күчермәләрен дә тер-кәргә кирәк.

Билгеле бер мәктәпкә баручы бала өчен тагын бер өстенлек бар. Ул да булса аның апасы яки абыйсының шушы ук белем бирү учреж-дениесендә укуы. Бу очракта әни кеше өлкән балаларының да туу турындагы таныклыкларын күрсәтергә тиеш.

- Хәрби хезмәткәр-ләрнең, полиция хез-мәткәрләренең, шулай ук СВОда катнашу-чыларның балалары беренче чиратта кабул ителү хокукына ия. Гариза биргәндә ата-ананың эш урыныннан яки мобилизация турында белешмә бирергә кирәк булачак, - дип өстәде Ирина Павловская.

Аның сүзләренә караганда, прописка буенча беренче сыйныфка алыну турындагы боерык июнь азагыннан 5 июльгә кадәр чыгарылырга тиеш. Аннары инде беркетелү урыны буенча булмаган балаларны кабул итү башланачак.

- Әгәр бала урыннар җитмәү сәбәпле прописка буенча мәктәпкә алынмаса, алга таба ниләр эшләргә кирәклеге турында индивидуаль тәртиптә сөйләшә-чәкбез. Моның өчен ата-аналарга безгә ки-лергә кирәк - уку йортын бергәләп сайларбыз. Бик зур ажиотаж булганда, бәлки, кайбер уку йортларында икенче смена да ачарга туры килер. Хәл ителмәслек сораулар юк, - дип йомгаклады сүзен мәгариф идарәсе начальнигы.

Әлмәт муниципаль районының мәгариф идарәсе түбәндәге адрес буенча урнашкан: Әлмәт шәһәре, Р. Фәхретдин урамы, 50/1 нче йорт.  Телефоны:     8(8553) 45-13-00.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса