Туган ягым - Әлмәтем
2023 ел Әлмәт муниципаль районы өчен әһәмиятле юбилей даталарына бай: калабызның 70 еллыгы, Татарстан нефтен эшкәртүгә 80 ел тулу, шулай ук Әлмәт язучылар оешмасының 60 еллыгы.
Шәһәрнең тышкы кыяфәте көннән-көн үзгәрә һәм матурлана. Тышкы бизәкләр белән беррәттән шәһәрнең рухи һәм иҗади тормышы да үсешнең яңа әйләнешенә чыга. Шагыйрьләр һәм язучылар яраткан Әлмәткә тагын да күбрәк искиткеч әсәрләрен багышлыйлар.
5 апрельдә 46 нчы «Золушка» балалар бакчасында Зинаида Захарова катнашында «Туган ягым - Әлмәтем» дип аталган әхлакый-патриотик чара узды. Зинаида Кирилловна - шагыйрә, прозаик, педагог, Татарстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзасы, Әлмәт районында яши, татар телендә иҗат итә.
Әлеге чара балаларда патриотик хисләр, толерантлык һәм уңышлы социаль адаптация өчен кирәкле сыйфатлар формалаштыруга, туган шәһәр үзенчәлекләрен һәм аның тарихын өйрәнүгә, аларга мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияләүгә, дөньякүләм күзал-лауны киңәйтүгә, туган як язучылары турында балаларның белемнәрен ныгытуга, шулай ук балаларда бу язучыларның иҗатына мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.
Очрашу туган шәһәр, нефтьче һөнәре, туган як язучылары турында сөйләүдән башланды. Балалар татар һәм рус телләрендә «Здравствуй, наш город», «Дан сиңа, Татарстан», «Крылатые качели» җырларын башкардылар. Идел буе халыкларының бию композицияләрен күрсәттеләр. Зинаида Захарованың шигырьләрен, туган шәһәр, аның истәлекле урыннары турында шигырьләр сөйләделәр. Тәрбиячеләр Әлмәт районы шагыйрьлә-ренә һәм язучыларына багышланган «Яшәү - чын бәхет» музыкаль-әдәби композициясен тәкъдим иттеләр.
Зинаида Кирилловна үзенең иҗади тормышы турында сөйләде, яңа шигырьләрен укыды, кечкенә тыңлаучылар белән фикерләрен уртаклашты һәм аларга кыйммәтле бүләкләр - үзе иҗат иткән китап-ларын тапшырды. Шулай ук З. Захарованың «Нурлы җиһан» исемле җыентыгына кергән әсәрләренә рәсемнәр күргәзмәсе оештырылган иде.
Мондый чаралар балаларда туган якка, шәһәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрьләр һәм язучылар иҗатына мә-хәббәт тәрбияләргә яр-дәм итә.
Юлия Мөхәммәтҗанова, 46 нчы «Золушка» балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа