Инспекторлар "Бала-төп пассажир!" акциясе вакытында 6 хокук бозу ачыклады
Ул машина пассажирлары катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан узды.
Әлмәттә ЮХИДИ хезмәткәрләре тәртипле йөртүчеләрне ачыклаган һәм балаларны дөрес йөрткән өчен аларга белешмәлекләр, ә кечкенә пассажирларга тематик китаплар тапшырдылар.
Акция барышында бер сәгать эчендә балалар өчен тотып торучы җайланмасыз – 1; ОСАГОсыз – 2; куркынычсызлык каешын эләктермәү – 3 кебек кагыйдә бозулар ачыкланды;
Балаларыгызны саклагыз! Балалар өчен тотып торучы җайланмаларны һәм стационар куркынычсызлык каешларын кулланыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа