Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Коронавирус ЕГЭ нәтиҗәләренә тәэсир иткән

География, әдәбият һәм информатика буенча БДИның башлангыч нәтиҗәләре 2020 елда гомуми баллар артуын күрсәтә

3 июльдә узган ЕГЭ имтиханнары тапшыруның төп чорының беренче нәтиҗәләре 2020 елның язында дистанцион укуга күчү чыгарылыш сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә тискәре йогынты ясамавын күрсәтте. Моннан тыш, география һәм әдәбият буенча Бердәм Дәүләт Имтиханнарының башлангыч нәтиҗәләре уртача балл, югары балл һәм йөз балллы эшләр саны артуны күрсәтте. Бу хакта матбугат конференциясендә мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев сөйләде.

2020 елда география буенча БДИда 11 841 кеше катнашты, бу 2019 елга караганда 5 953 кешегә кимрәк. Беренчел нәтиҗәләрне анализлау 2019 ел белән чагыштырганда уртача тест балының 2,9 баллга артуын күрсәтте. Шулай ук 81-100 балл җыйганнар өлеше 4,3% ка арткан. География буенча  107 укучы 100 баллга имтихан эшен язган. Минималь чикне узмаган (4,92% тәшкил иткән) БДИда катнашучылар өлеше 1,16 % ка кимегән.

Әдәбият буенча БДИда 46 755 кеше катнашты, бу 2019 елга караганда 4 377 кешегә кимрәк. 2019 ел белән чагыштырганда уртача тест балы 2,9 баллга арткан. 81-100 балл җыйган укучылар өлеше 4,6% ка арткан. 100 баллы эшләр саны 1,5 тапкырга артты (2020 елда - 154 эш). Шул ук вакытта минималь чикне узмаганнар (3,38% тәшкил иткән) өлеше 1,53% ка кимегән.

Информатика һәм ИКТ буенча имтихан тапшыруда быел 83 610 кеше катнашты, ягъни 2019 елга караганда 3 554 кешегә күбрәк, бу табигый фәннәр белән кызыксыну арту тенденциясен раслый. 2020 елда информатика һәм ИКТ буенча БДИ нәтиҗәләре узган елгылар белән чагыштырырлык. 2019 ел белән чагыштырганда уртача тест балы шул ук дәрәҗәдә калды һәм 61,19 ны тәшкил итте. 81-100 балл җыйганнар өлеше 2,1% ка кимегән. 100 баллы эшләр саны катнашучыларның гомуми саныннан 0,6% тәшкил итте. Минималь чикне узмаганнар өлеше үзгәрмәде диярлек һәм 10,36% тәшкил итте.

Барлык фәннәр буенча БДИда катнашучыларның нәтиҗәләренә һәм типик хаталарына җентекле анализ ФИПИ белгечләре тарафыннан имтиханнар тәмамланганнан соң ясалачак һәм укытучылар өчен ел саен үткәрелә торган методик рекомендацияләрдә бастырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса